Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов “Петербург трактор заводы” ЯАҖнең генераль директоры Сергей Серебряков белән очрашты.
Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Ришат Булатов, «Татагролизинг» ААҖнеңгенераль директоры Азат Җиһаншин, «Тарос» МК ҖЧҖнең генераль директоры Олег Шляпугин, «Агромаш Альянс» ҖЧҖнең генераль директоры Андрей Усманов катнашты.
Очрашу барышында республиканың агросәнәгать комплексы н техник модернизацияләү өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.
Сергей Серебряков соңгы елларда предприятиедә башкарылган эшләр турында сөйләде. Заводта елга 2,5 меңтрактор эшләп чыгарыла. «Петербург трактор заводы» ЯАҖ 14 илгә тракторлар чыгара. Бүгенге көндә заводта2 меңнән артык югарыпрофессиональ кеше эшли. Заводта конкуренциягә сәләтле югарыэнергияле К-744тракторларын эшләп чыгару җайга салынган.
К-744 сериясеннән булган тракторлар 8 модификациядә чыгарыла, алар даими рәвештә модернизацияләнә, иң яңа технологияләр һәм материаллар кулланыла. Тракторның эргономик сыйфатларына – кабинадагы уңайлы климатик шартларга, идарә итүнең җиңеллегенә, хезмәт күрсәтүнең уңайлы булуына, тавышны киметүгә һәм әйләнә-тирә мохиткә зарар ктерүне киметүгә аерым игътибар бирелә.
Сергей Серебряков шулай ук дилерлык һәм сервис челтәре эшенең көйләнгән булуын билгеләп үтте,республикада бу хезмәтләрне «Агромаш Альянс». ҖЧҖ күрсәтә. Барлык партнерларга һәм клиентларга аларга ышанып эш иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Трактор сатып алганда предприятие ганы ике тәүлек эчендә ремонтлауны гарантияли.
Бүген безнең республикада Петербург заводыннан К-700, К-701 сериясеннән тракторлар - 640 бер., К-744 - 165 бер. эшли.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республика АПКында күпфункцияле, киңколачлы, энергия куәте көчлемашиналар нигезендә энергияне аз сарыф итүче технологияләр җитештерүне гамәлгә кертү буенча эш алып барыла, диде. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре тарафыннан заманча, югарыҗитештерүчән техника сатып алуга ярдәм итү өчен АПКны техник җиһазлау буенча республика программасы эшләвен дә билгеләп үтте Марат Әхмәтов, сатып алынган техника һәм җайланмалар өчен чыгымнарны «60х40» схемасы буенча каплауга Татарстан Республикасы бюджетыннан ел саен 2 млрд. сум күләмендә акча бүленә, диде ул.
Марат Әхмәтов завод менеджментының персонал белән идарә итү ысулларының аерым якларын билгеләп үтте һәм “Петербург трактор заводы” ЯАҖ коллективына эшләрендә уңышлар теләде.