Татарстанның Арча муниципаль районында игенчелек тармагының 2015 елгы эшенә йомгаклар ясалды һәм киләсе елга бурычлар билгеләнде

2015 елның 25 декабре, җомга

23 декабрьдә Арча районының «Кырлай» агрофирмасы» ҖЧҖ базасында «Игенчелек тармагында ел йомгаклары һәм 2016 елга бурычлар» темасына агрономнар киңәшмәсе узды.

Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов, Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин, районнар авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең игенчелек буенча консультантлары, «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының районара бүлекләре башлыклары, «Татарский» ЦАС» ФДБУ агрохимхезмәтләре җитәкчеләре, «Альметьевская» САС» ФДУ җитәкчеләре, «Госсорткомиссия» ФДБУнең Татарстан Республикасы идарәсе белгечләре, эре авыл хуҗалыгы формированиеләренең һәм агрохолдингларның баш агрономнары катнашты һәм башкалар катнашты.

Киңәшмәне министр урынбасары Илдус Габдрахманов үткәрде. Үз чыгышында ул, бүген «Сервис-Агро» ҖЧҖ республикада заманча технологияләр һәм җайланмалар кертү һчен тәҗрибә кыры һәм инновацияләр өчен старт мәйданчыгы булып санала, диде. Мелиорация системасын кулланып, монда 1 мең гектарда бәрәңге һәм 200 гектарда яшелчә үстерәләр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Виталий Новичков 2015 елда игенчелек тармагына йомгаклар турында һәм 2016 елга планнар турында сөйләде.

Ул югары табышлы культураларның әһәмияте турында сөйләде. Татарстанда аекрым хуҗалыкларда букультураларны үстерү буенча уңай мисаллар бар. 2016 елда «Три по 100» программасын гамәлгә ашыру планлаштырыла (100 мең га кукуруз, 100 мең га рапс, 100 мең га көнбагыш).

Бюджет акчаларын бүлгәндә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең рейтингы нигезендә түбәндәге коэффициентлар кулланылачак: I категория - 1,3, II - 1,2, III - 1,0.

Гомуми җыелган ашлык күләме быел 6,3 млн. тонна тәшкил итә. Балтач, Әтнә, Зәй районнарының уңдырышлылыгы - 30 ц/га. Иң аз уңдырышлы җирләр Бөгелмә, Чирмешән һәм Әлмәт районнарында.

«Госсорткомиссия» ФДБУнең Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы Сергей Турнин катнашучыларга Татарстан Республикасында үстерелә һәм сынала торган төп бөртекле һәм кузаклы культураларның өстенлекләре һәм кимчелекләре турында фидеоматериал күрсәтте. Аның сүзләреннән күренгәнчә,республикада 220 сорт бөртекле һәм кузаклы культуралар районлаштырылган, шул исәптән 2015 елда - 6 сорт.

«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Рәфис Хәбибуллин,Татарстан үзен 2016 елга бөртекле һәм кузаклы культуралар орлыклары белән тулысынча тәэмин итте, дип билгеләп үтте (тәэмин ителеш - 104%).

Киңәшмәгә йомгак ясап, Илдус Габдрахманов, 2016 елның гыйнварында игенчелек буенча берничә чара үткәрү планлаштырыла, диде. Болар – югары керемле (югарымаржиналь) культуралар игү буенча зона киңәшмәләре, агрономнарның квалификациясен күтәрү курслары һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International