Татарстан Республикасында реконструкцияләнгәннән соң ике эре сугару системасы файдалануга кертелде

2015 елның 26 декабре, шимбә

Бу атнада “2014-2020 елларга Россиянең авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрен сугаруны үстерү” федераль максатчан программасы кысаларында «Татмелиоводхоз»идарәсе ФДБУ тарафыннан Татарстан Республикасының Тукай һәм Саба муниципаль районнарында ике эре сугару системасы файдалануга кертелде.

Тукай районында хуҗалыкара сугару системасы (сугару мәйданы - 845 га) һәм Саба районы сугару системасы(сугару мәйданы - 582,3 га) реконструкцияләнде.

Тукай районы объектында 17848 м магистраль һәм бүлү торбаүткәргече сузылды, 2 суырту станциясе ремонтланды. Бу сугару системасы республикада иң эре терлекчелек комплексы «Камский бекон» кырлары өчен эшләнде.

Икенче объектта төп плотина ремонтланды, керү юлында 4 суүткәргеч корылма, 3 эрозиягә каршы корылма һәм 3 суырту станциясе төзелде, 8625 м магистраль һәм бүлү торбаүткәргече сузылды.

Сугару системаларын реконструкцияләү нәтиҗәсендә сугарулы җирләрдә бөртекле һәм кузаклы культураларның уңдырышлылыгы 2 - 2,5 мәртәбә артачак.

“2014-2020 елларга Россиянең авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрен сугаруны үстерү” федераль максатчан программасы Татарстан Республикасында гомуми мәйданы 6641,5 гектар булган 15 эре сугару системасын үз эченә ала.

Бу федераль максатчан программаны гамәлгә ашыру – республикада авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне арттыру буенча башкарыла торган мөһим чараларның берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International