«Кукмарагрохимсервис» ААҖендә бозауларны ашату станцияләре җитештерелә башлады

2015 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Кукмарагрохимсервис»ААҖендә бозауларны ашату станцияләре җитештерелә башлады. Бүгенге көндә хуҗалыкта мондый станциянең беренче үрнәгенә сынау уздырыла һәм кимчелекләр төзәтелә.

Үзебездә эшләнә торган станция техник характеристикалары буенча чит илнекеннән берни белән дә калышмый, ә бәясе берничә мәртәбә арзанрак булачак.  

Бозауларны ашату станцияләрен файдалануга кертү яшь бозауларны тиешле температурадагы сыйфатлы сөт катнашмасы белән, кеше ярдәменнән башка, вакытында ашатырга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International