Кичә, 23 декабрьдә, Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының Мәдәният йортында чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашты.
Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Павел Лоханов,Казан ДАУның механизация һәм техник сервис директоры Сергей Яхин, Н.Э. Бауман ис. КДВМАнең технология һәм авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү кафедрасы мөдире Мөнирә Гайнуллина катнашты.
«Безнең район – аграр район. Авыл тормышы гел хезмәттән тора һәм һәрвакыт бөтен көчеңне куеп эшләүне таләп итә. Хәзер заманалар да җиңел түгел, шуңа күрә 10-15 елдан соң авыл хуҗалыгының торышы тулысы белән сезнең буынга бәйле булачак», - диде район башлыгы Павел Лоханов, укучыларга мөрәҗәгать итеп.
Бүген Кама Тамагы районыннан 29 студент Казан дәүләт аграр университетында белем ала, 10 - Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә.
Соңгы елларда бу аграр уку йортларын тәмамлап чыгучылар районга кайтып урнашып, уңышлы гына эшлиләр, әмма белгечләр җитми - буш вакансияләр шактый күп.
Николай Титов, һөнәр сайлаганда әти-әниләрнең ярдәме бик кирәк, югары уку йортына диплом алу өчен генә керергә кирәкми – үз һөнәрең белән горурланырга һәм алган белемнәреңне практикада куллана белергә кирәк, диде. Министрның беренче урынбасары, хәзер сыер савучылар белән механизаторларга караганда, югары квалификацияле авыл хуҗалыгы белгечләре күбрәк кирәк, дип билгеләп үтте. Булачак абитуриентлар өчен нинди югары уку йортын сайлау файдасына ул АПКга инвестиция күләмнәренең артуын аргумент итеп китерде. «РФ Президенты В.В. Путин узган матбугат конференциясендә, Россия үзен генә ашатып калмыйча, башка илләрне дә ашатачак, диде», - дип, искә төшерде Николай Титов.
Сергей Яхин һәм Мөнирә Гайнуллина үзләренең уку йортларындагы факультетлар һәм уку юнәлешләре турында сөйләделәр. Сергей Яхин, КДАУ Идел буе федераль округында иң күптәнге уку йортларыннан берсе һәм анда югары белем белән бергә эшче белгече дә алып чыгарга мөмкин, диде.
Н.Э. Бауман ис. КДВМАнең 5 курс студенты Динар Хәкимов һәм “Кама Тамагы” АХП” ҖЧҖнең башикътисадчысы, 2010 елда КДАУның икътисад факультетын тәмамлап кайткан Энҗе Хәлилова өлкән сыйныф укучыларын туган җиргә файдалы булырга өндәде. «Үзеңнең кече Ватаныңда – туган ягыңда тормыш итәр өчен һәм үзеңне һәрьяклап күрсәтү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Җирдә эшләүдән курыкмаска кирәк!», - дип, үз фикерен белдерде.
Аннары укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, аерым алганда, болар - аграр уку йортларын тәмлап кайтучыларга дәүләт ярдәме, авылда эшләргә һәм яшәргә теләүче яшьләрне торак белән тәэмин итү, укырга керү өчен кирәкле БДИ баллары турындагы мәсьәләләргә кагылышлы сораулар иде.Укучылар барлык сорауларга да җентекле җаваплар алдылар.
Шул ук көнне шундый ук очрашу Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы укучылары белән дә булды.
Министрның беренче урынбасары Николай Титов аграр юнәлештәге югары уку йортларын һәм техникумнарны тәммлап кайтучыларга, АПК белгечләренә дәүләт ярдәме чаралары турында, АПК хезмәткәрләре өчен аренда торагын төзү программасы турында һәм укучыларны кызыксындырган башка чаралар турында сөйләде.
Чыгарылыш сыйныф укучылары алдында үзләренең уку йортлары һәм студентлар өчен аларда тудырылган шартлар турында КДАУның агрономия факультеты деканы Рогат Миникаев, Н.Э. Бауман ис. КДВМА ректоры ярдәмчесе Булат Камалов, Н.Э. Бауман ис. КДВМАнең технология һәм авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү кафедрасы мөдире Мөнирә Гайнуллина һәм башкалар чыгыш ясадылар.