Бүген Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында (ТИПКАда) Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары белән түгәрәк өстәл узды.
Чара барышында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының 2015 елгы эшенә йомгаклар, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең рейтингы белән таныштырды һәм 2016 елга бурычлар билгеләде.
Министр үз чыгышында, үсеш резервларын һәм нокталарын ачыклау максатында, җентекле аналитик эш башкаруның һәм хуҗалыклар кысаларында финанс-хуҗалык эшчәнлегенә анализ ясауның мөһимлеген һәм зарурлыгын ассызыклады.
Районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме механизмнарына кагылышлы, шулай ук минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары, авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итүгә, терлекчелек фермаларын төзекләндерүгә, кадрлар әзерләүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча күп сораулар бирделәр. Марат Әхмәтов барлык сорауларга да нигезле җаваплар бирде һәм катнашучыларга 2016 елда авыл хуҗалыгы сезонын уңышлы каршы алуларын теләде.