Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында терлекчелек тармагының 2015 елдагы эшенә йомгаклар ясадылар

2015 елның 23 декабре, чәршәмбе

Кичә, 22 декабрьдә, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында терлекчелек тармагының 2015 елдагы эшенә йомгаклар ясауга һәм 2016 елның 1 кварталына бурычлар билгеләүгә багышланган семинар-киңәшмә узды.

Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Зәй муниципаль районы башлыгы Рәзиф Кәримов, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов, «Агросила групп» ЯАҖнең генераль директоры Фәнис Газетдинов, хуҗалыклар белгечләре, авыл җирлекләре, КФХлар, ЛПХлар башлыклары һәм башкалар катнашты.

Чараның практик өлешендә “Зәй шикәре” агрофирмасы” ҖЧҖнең Сәвәләй сөт-товар фермасын ачтылар, анда быел капиталь ремонт ясалган.

Семинарда катнашучылар биналарда терлекләр өчен ясалган уңай шартлар белән, белгечләр өчен тудырылган шартлар белән таныштылар, сыерлар тора торган корпусларны, бозаулату урыннарын, сөт блогын, бозаулар тора торган бүлмәләрне, осеменатор, лаборант кабинетларын, терлекчеләр өчен ял итү бүлмәләрен карап чыктылар.

Теоретик өлеше Сәвәләй авылындагы Мәдәният йортында узды. Киңәшмә башында ук өч сыердан күбрәк сыерлар асраучы шәхси хуҗалыклар тотучыларга саву аппаратлары тапшырдылар.

2015 елның 11 аенда терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар турындагы нотык белән Нәҗип Хаҗипов чыгыш ясады.

Нотыктан күренгәнчә, бу елның 11 аенда 326,2 мең тонна терлек һәм кош җитештерелгән (үстерелгән), (узган елга карата 104 %), 1078,6 мең тонна сөт савылган (104 %), 1 сыердан уртача савым - 4633 кг (104%). 251,5мең баш бозау туган (102 %), дуңгыз балалары - 835,2 (100 %).

11 айга эре мөгезле терлекләр саны 744,8 мең баш тәшкил итә (101 %), шул тсәптә сыерлар - 245,4 мең баш(99%), дуңгызлар - 438,4 мең баш  (103%).

Республикада 1078,6 мең тонна сөт җитештерелгән (104 % яисә + 43057 тонна), 1 сыердан уртача савым - 4633 кг (Мамадыш районында - 5924 кг, Актанышта - 5205 кг).

Министр урынбасары шулай ук терлекләрне карау, аларны ашату һәм терлекләр өчен югары протеинлы азык әзерләү мәсьәләләренә тукталды. «2016 елга бурыч - энергиясыйдырышлы, югары аксымлы азык чәчү: ашлык технологиясе буенча кукуруз, рапс яисә рыжикны 1 баш эре мөгезле терлеккә 0,5 га исәбеннән чәчәргә», - дип билгеләп үтте ул.

Чара кысаларында шулай ук «Агросила групп» ЯАҖнең генераль директоры Фәнис Газетдинов, Зәймуниципаль район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Шәфикъ Хәмидуллин чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International