21 декабрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Министрлык каршындагы Органик (экологик чиста) продукция җитештерү буенча иҗтимагый советның 2015 елгы эшенә йомгаклар ясауга багышланган утырышы узды.
Утырыш эшендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче Николай Титов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, республтканың авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм кызыксынучы оешмалар вәкилләре катнашты.
Утырыш барышында катнашучыларга “Татарстан Республикасында органик җитештерү турында” Татарстан Республикасы законы проектын эшләү инициативасы буенча Иҗтимагый совет тарафыннан башкарылган эшләр турында мәгълүмат бирелде. Шулай ук Татарстан Республикасының административ-территориальбүленеше буенча һәм республика территориясендә органик авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне окштыруда катнашырга теләүчеләрнең яисә планлаштыручыларның башлангыч исемлеге буенча органик җитештерүне алып бару өчен потенциаль территорияләр реестрын булдыру эшенә йомгаклар игълан ителде.
Чара барышында органик продукция җитештерүне стандартлаштыру өлкәсендә эшләр оештыру максатларында Техник җайга салу һәм метрология буенча федераль агентлык тарафыннан төзелгән «Органик җитештерү продукциясе» 040 Техник комитеты эшендә Иҗтимагый советның актив катнашуы билгеләп үтелде.
Органик продукция җитештерүгә игътибарны җәлеп итү максатларында Иҗтимагый совет 2015 елның 12 мартында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Экология һәм табигатьтән файдалану институты тарафыннан оештырылган «Татарстан Республикасында органик авыл хуҗалыгы» республика семинарын хуплады һәм аның эшендә катнашты. Бу семинарда органик продукция җитештерүгә кагылышлы республика дәрәҗәсендәге норматив документлар эшләргә һәм кабул итәргә кирәклеге турында тәкъдимнәр әйтелде.
Быел шулай ук Иҗтимагый советы тәкъдим иткән тематика буенча Этил спиртын, алкогольле продукция җитештерүгә, аларның әйләнешенә һәм сыйфатына дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучыларның хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясе тарафыннан «Органик азык-төлек продуктлары. XXI гасыр ашамлыгы» дигән буклет чыгарылды.
Утырышта республика территориясендә органик продукция җитештерүне алга таба оештыруга һәм үстерүгә; 2015 елның 17 июнендәге 40-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы белән расланган 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясендә каралган «Экопитание» инновационкластерына; республикада органик продукция җитештерүчеләрне сертификацияләү һәм аларга тәңгәллек сертификатларын бирү кирәклегенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Утырыш ахырында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршындагы Органик (экологик чиста) продукция җитештерү буенча иҗтимагый совет әгъзалары 2016 елга эшләр планы проекты буенча фикер алыштылар.