Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районының Наратлы Кичү авылы территориясендә Илдар Солтанов КФХында яңа кошчылык комплексы төзелә.
Монда йомырка сала торган тавыклар тотылачак. Күптән түгел хуҗалыкка 75 мең чеби алып кайттылар. Проектта инкубатор, тавык сую цехы һәм башка объектлар төзү каралган, бройлер чебиләрен үстерү дә планлаштырылган. Һәр корпуста 19-20 мең чеби тотылачак.
Фермер хуҗалыгы елга 4 мең тонна тавык ите җитештерүне планлаштыра. Кошчылык комплексының мәйданы 33 га тәшкил итә.