Татарстан аграрийлары техниканы язгы чәчүгә әзерлиләр

2015 елның 22 декабре, сишәмбе

Быел Бөгелмә муниципаль районында авыл хуҗалыгы культураларын җыеп алуны, яңа уңыш өчен туфрак эшкәртүне һәм көзге культуралар чәчүне беренчеләрдән булып  «Агропродукт» ҖЧҖ имгенчеләре тәмамлады. Ә бүгенге көндә алар техниканы язгы чәчүгә әзерләү белән мәшгуль.

«Авыл хуҗалыгы машиналарын һәм агрегатларын ремонтлауга көзге кыр эшләре тәмамлануга керештек. Безнең паркта алты - «Джон-Дир», өч - «Нью-Холланд», ике МТЗ-1221 «Беларус» тракторы бар. Бөртекле культураларны чәчүгә барысы  15 сукалау техникасы һәм кырларга 13 чәчү комплексы чыгачак», - дип сөйләде «Агропродукт» ҖЧҖнең баш инженеры Мирзанур Солтанов.

Аның әйтүенчә, тракторлар язгы кыр эшләренә 100% әзер, барлык ашлык җыю техникасы саклауга куелган. Язын май фильтрларын алыштыру планлаштырыла.

Бу көннәрдә хуҗалык механизаторлары тыгызлау техникасын һәм ашлама сиптергечләрне ремонтлыйлар, чәчкечләрне әзерләү белән шөгыльләнәләр.

Эшләр техникага тиешле хезмәт күрсәтү өчен бөтен уңайлыклары булган бинада башкарыла. Электр һәмтокарь цехлары бар, кран-балка ремонтланган, техник хезмәт күрсәтү пункты оештырыла – кирәклеинструментлар, үлчәү приборлары, төрле агрегатларның вак механизмнарын майлау өчен шприцлар сатып алынган. «Агропродукт» ҖЧҖендә ашламалар һәм сыйфатлы орлыклар сатып алынган. Хәзер бертуган Ринатһәм Айдар Лотфуллиннар, Наилә Фатыйхова составындагы звено бөртекле культураларны калибровкалау белән шөгыльләнәләр.

Хуҗалыкта Минсәгыйть Лотфуллин, Николай Семёнов, Алексей Николашин, Раушан Авзалов кебек тәҗрибәле белгечләр һәм механизаторлар эшли. Язын алар чәчүдә, җәен кырлар эшкәртәләр, көзен урып-җыю белән мәшгуль, ә кышын техника ремонтлыйлар.

«Киләсе елда кырлардан җыеп алына торган уңыш та бүген техниканы ремонтлау чаралары ни дәрәҗәдә сыйфатлы башкарылуга һәм безнең хезмәт нәтиҗәсенә бәйле», - диде  Раушан Авзалов.

Быел хуҗалыкның сигез механизаторы, квалификация күтәрү курсларында булып, катлаулы заманча техникага идарә итү хокукын бирә торган таныклыклар алып кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International