Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының «Ярыш» хуҗалыгында терлекләрне кышлатуга ныклап әзерләнделәр

2015 елның 18 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының «Ярыш» хуҗалыгында терлекләрне кышлату тиешле дәрәҗәгә куелган.

Белгечләр фикеренчә, кышка монда ныклап әзерләнгәннәр - кышлыкка терлекләргә уңайлы шартлар булсын өчен барлык биналар норматив халәткә китерелгән, эре мөгезле терлекләрне тиешенчә карыйлар. Хуҗалык җитәкчелеге дә, белгечләр дә азык әзерләүгә бик җаваплы мөнәсәбәттә  - ул бер баш терлекккә 34 центнер исәбеннән әзерләнгән. Фураж, сенаж, печән, салам, ботаклы азык - һәркайсы шактый күләмдә әзерләнгән. Эре мөгезле терлекләр рационында шулай ук ылыстан әзерләнгән өстәмә азык та бар, кышкы чорда ул аеруча файдалы.

«Безнең хуҗалыкта 1300 баш эре мөгезле терлек бар, шулардан савым сыерлар - 385 баш.  Күп сыерлар буаз, бер айдан соң бозаулалар көтелә, шуннан соң сөт күләме дә артачак инде», - дигән мәгълүмат бирде “Ярыш” хуҗалыгы башлыгы Равил Шәяхмәтов.

Болардан тыш, хуҗалыкта 2016 елгы язгы чәчү эшләренә дә актив әзерлек бара, техника төзекләндерелә. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре складларында 2360 центнер арпа, 18 тонна суданка, 40 тонна катнаш азык, шулай ук 18 тонна арыш, 280 тонна сабан бодае һәм 2 тонна көнбагыш бар. Агроном Фирдәүс Галләмов әйтүенчә, орлык өчен барлык ашлык корытып салынган һәм язгы чәчү өчен җитәрлек итеп әзерләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International