2015 елның декабрендә Татарстан Республикасы Буа муниципаль районында “Ак Барс Буа” ҖЧҖнең 2 нче филиалының “Тинчәле” бүлекчәсендә 400 баш сыерга исәпләнгән терлекчелек комплексы файдалануга тапшырылды.
Төзекләндерелгән бинада заманча яңа җайланмалар урнаштырылган. Анда белгечләргә эшләү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Сыер саву өчен көйләнгән махсус залга бер үк вакытта 24 керә ала. Залда сыерлардан күпме сөт алынганын күрсәтә торган электрон табло куелган.
Сөт алу процессы да күбрәк технологиягә корылган: сөт, махсус линия аша фильтрлар аша узып, суыткыч савытларга үтә. Билгеле бер вакыттан соң ул эшкәртүгә җибәрелә.