2015 елның 8-11 декабрендә Мәскәүдә «Иминлек һәм хезмәтне саклау-2015» XIX Халыкара махсуслаштырылган күргәзмә уза.
Беренче мәртәбә мондый күргәзмә 1992 елда узган иде, аннары 1997 елдан 2011 елга кадәр ел саен узды. «БИОТ-2015», 13 мең кв. мәйданда урнашып, располагаясь на площади 13 тыс. кв. метров, 300дән артык экспонентны үз эченә ала, шул исәптән 20 илдән фирмалар һәмкомпанияләр дә катнаша, килүчеләр һәм белгечләр саны 20 меңләп.
Экспозициянең төп бүлекләре:
- «Хезмәт шартларына һәм аны саклауга дәүләт идарәсе. Хезмәт шартларына дәүләт экспертизасы.Оешмаларда хезмәт шартлары буенча эш урыннарын аттестацияләү. Икътисад тармакларында һәм Россия Федерациясе субъектларында хезмәтне саклау эшен оештыру. Төрле һөнәри төркемнәрнең эш урыннарын оештыру. Хезмәтне саклау буенча укулар оештыру»;
- «Индивидуаль яклау чараларын җитештерү һәм сату» (махсус киемнәр, махсус кием өчен тукымалар һәм материаллар, махсус аяк киеме, баш киеме, башны, битне, күзләрне, сулыш органнарын, колакларны, кулларны һәм югарыдан егылып төшүдән саклый торган чаралар);
- «Күмәк яклану чаралары»;
- «Үлчәү һәм контроль приборлары»;
- «Хәвефсез техника һәм технология»;
- «Техника һәм янгын куркынычсызлыгы»;
- «Санитария-көнкүреш хезмәте күрсәтү»;
- «Хезмәтне саклау буенча фәнни-тикшеренү эшләнмәләре. Хезмәт медицинасы. Хезмәт гигиенасы»;
- «Реабилитацияләү чаралары»;
- «Хезмәтне саклау буенча норматив, методика, укыту әдәбияты, күрсәтмә агитация чаралары»;
- «СИЗ җитештерү өчен фурнитура»;
- «Тегү-кисү җайланмасы»;
- «Логотиплар төшерү, кер юуу һәм химик юл белән чистарту чаралары».
Кичә, 10 декабрьдә, Хезмәте саклау буенча оешмаларның һәм белгечләрнең II Бөтенроссия Конгрессы булды.Аны оештыручылар - «Хезмәтне саклау белгечләренең бөтенроссия берләшмәсе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы һәм «Имин хезмәт» ассоциациясе.
«Иминлек һәм хезмәтне саклау-2015» XIX Халыкара махсуслаштырылган күргәзмә кысаларында 10 декабрьдә шулай ук «АПК хезмәткәрләре өчен санитар кием: норматив җайга салу проблемалары» темасына түгәрәк өстәл узды, анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау секторы мөдире Айсылу Нигъмәтуллина да катнашты.