Шушы көннәрдә 2016 елда Татарстан Республикасы территориясендә Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуны әзерләү һәм уздыру буенча Республика комиссиясе утырышы булды. Республикада авыл хуҗалыгы исәбен алуга әзерләнү һәм аны уздыруга бәйле мәсьәләләр каралды.
Чара барышында Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориальорганы җитәкчесе, комиссия рәисе урынбасары Валерий Кандиловның, Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе Азат Җәббаровның, Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт министрыАзат Хамаевның һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титовның нотыклары тыңланды.
Утырышта республикада авыл хуҗалыгы исәбен алуга әзерләнү буенча аерым эшләрнең башкарылуы турында әйтелде, болар - объектларның мәгълүмати базасын булдыру өлешендәге эшләр.
Утырыш йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына районнар һәм шәһәрләр комиссияләре белән берлектә авыл хуҗалыгы оешмаларының авыл хуҗалыгы исәбен алуда катнашуларын һәм билгеләнгән срокларга исәпкә алу кәгазьләре буенча белешмәләр тапшыруны тәэмин итү йөкләнде. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы исәбен алуны әзерләү һәм уздыру вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга бирелгән субвенцияләрнең муниципаль берәмлекләр тарафыннан тиешенчә тотылуы өчен шартлар тудырырга кирәк.
Авыл хуҗалыгы исәбен алуны уздыруга әзерләнү чараларын башкару йомгаклары буенча комиссиянең алдагы утырышы 2016 елның мартына планлаштырыла.