Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Минераль ашламаларның һәм үсемлекләрне яклау чараларының сакланышын тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрү турында» боерык чыгарды

2015 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Террористик актлар кылуны булдырмау һәм республика идарә органнарының, агросәнәгать комплексы предприятиеләренең һәм оешмаларының төрле гадәттән тыш хәлләргә оператив игътибар итүгә әзерлеген арттыру максатларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2015 елның 8 декабрендә275/2-пр номерлы «Минераль ашламаларның һәм үсемлекләрне яклау чараларының сакланышын тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрү турында» боерык чыгарды.

Барлык рәвешләрдәге авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре складларында минераль ашламаларны һәм үсемлекләрне яклау чараларын саклау шартларын тикшерү һәм һәр муниципаль районда җаваплы вазыйфаи затларның эшләрен җайга салу өчен районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары җитәкчелегендә, «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы, «Татарский» агрохимия хезмәте үзәге» ФДБУ, «Альметьевская» агрохимия хезмәте станциясе» ФДУ, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсе хезмәткәрләре җәлеп итеп, эшче төркемнәр төзергә.

Эшче төркем тарафыннан бу елның 15 декабренә кадәр минераль ашламалар һәм үсемлекләрне яклау чаралары булуга инвентаризация ясалачак, ә нәтиҗәләре мәгълүм үрнәктәге акт белән рәсмиләштерелә.

Россия Федерациясе баш дәүләт санитар табибы тарафыннан 2010 елның 2 мартында расланган «Пестицидларны һәм агрохимикатларны сынау, саклау, ташу, сату, куллану, зарасызландыру һәм утильләштерү процессларының хәвефсезлегенә гигиеник таләпләр» СанПиН 1.2.2584-10 нигезендәпестицидларны һәм агрохимикатларны бары тик шуның өчен билгеләнгән махсус комплексларда (складларда) саклау рөхсәт ителә. Мондый складлар һәр елны мәгълүм үрнәктәге бәяләмә алу өчен дәүләт санитария-эпидемия хезмәте учреждениеләренә күрсәтелә.

Складка хәвефлелеге беренче класслы матдәләр кайтарылганда, аларны саклау һәм җибәрү өчен изоляцияләнгән аерым бина яисә бинада йозакка бикләнә торган урын бирелә, эш тәмамлангач, ул, мөһерләнеп, бикләнергә тиеш; шундый ук урын яну һәм шартлау куркынычы булган матдәләр өчен дә бирелергә тиеш, мондыйларга аммиак селитрасы керә.

Аммиак селитрасын бер складта 3500 тоннага кадәр саклау рөхсәт ителә, ә бина эчендә бүленгән урында (отсекта) – 1200 тоннага кадәр.

Пестицидларны һәм агрохимикатларны саклаганда тараларның төзек булуына игътибар итәргә кирәк; әгәр алар төзек булмаса, препаратларны кичекмәстән башка махсус тарага күчерергә кирәк. Пестицидларны сибелгән яисә түгелгән килеш калдыру катгый тыела.

Пестицидларны һәм агрохимикатларны туплауны штабельләрдә, поддоннарда һәм стеллажларда башкарырга кирәк, ә яну һәм шартлау куркынычы булган матдәләр янмый торган тоташ стена артында яисә ишегендә «Огнеопасно» дигән маркировка белән аерым урында сакланырга тиеш, яну, шартлау куркынычы булган препаратның исеме дә күрсәтелергә тиеш.

Складлар территориясе тотып алынган булырга, эшләмәгән вакытта склад биналарының ишекләре һәм тәрәзәләре бикләнергә тиеш. Йозаклардан ачкычлар склад өчен җаваплы затта сакланырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International