Казанда Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган түгәрәк өстәл узды

2015 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

9 декабрьдә Казанда IT-парк мәйданчыгында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган түгәрәк өстәл узды.

Түгәрәк өстәл утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе башлыгы Марс Бәдретдинов, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисеАнатолий Фомин, республика министрлыклары һәм ведомстволары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, шулай ук эшкуарлар катнашты.

Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының авылны социаль үстерү буенча урынбасары Марат Җәббаров катнашты.

Быел Татарстанда уртача ришвәтчелек күләме кимегән һәм коррупция чагылышлары факты буенча ачыкланган һәм судка кадәр җиткерелгән җинаять эшләре саны арткан, дигән мәгълүмат бирде Фәрит Мөхәммәтшин.

«Коррупция күпкырлы ул, әмма, гадәттә, аның көнкүреш өлкәсендә очрый торганы күбрәк таралган», – дип билгеләп узды Фәрит Мөхәммәтшин. Ул мисал итеп социологик тикшеренүләр нәтиҗәләрен китерде. Коррупциянең ЮХИДИ, хәрби комиссариатларда, табиблар арасында аеруча еш очравын әйтте.

«Сезнең бурыч, - дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин залдагы иҗтимагый оешмалар вәкилләренә, -булган проблемалар турында оялмыйча сөйләшү һәм аларны хәл итү юлларын тәкъдим итү. Аларның барысын да җинаять җаваплылыгына тарту - бу безнең юл түгел, без, барыннан да бигрәк, профилактика белән шөгыльләнергә тиеш».

Агымдагы ел йомгаклары буенча быел Татарстанда ришвәт күләме уртача 70 мең сум тәшкил иткән, бу узган елга караганда 32,7 процентка кимрәк. Ел башыннан республикада дәүләт хакимиятенә һәм дәүләт мәнфәгатьләренә каршы кылынган 766 коррупциячел җинаять ачыкланган. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 25 процентка артык. 561 вазифаи җинаять тикшерелгән, шуннан 450се судка кадәр җиткерелгән (узган ел белән чагыштырганда, 14 процентка күбрәк). Коррупциячел җинаять кылуда гаепләнгән 240 зат җинаять җаваплылыгына тартылган, узган елның шушы чорына – 100 зат.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International