Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы "Ватаным Татарстан" газетасы редакциясендә түгәрәк өстәлдә катнашты

2015 елның 9 декабре, чәршәмбе

Бүген "Ватаным Татарстан" газетасы редакциясендә "Авылның рухи йөзен ничек саклап калырга?" дигән темага түгәрәк өстәл узды.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты,Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Әтнә муниципаль районының Кшкловского авыл җирлеге башлыгы Рәһинә Шакирова, Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районыннан хәзрәт Илһам Миңнегалиев катнашты.

Түгәрәк өстәлне "Ватаным Татарстан" газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров алып барды.

Очрашу кысаларында авыллар юкка чыгуга, авыл халкы санының кимүенә бәйле проблемалар буенча фикер алыштылар.

Россиядә 134 мең авыл бар. Шулардан 3073 - Татарстан авыллары. Халык исәбен алу белешмәләреннән күренгәнчә, 2002 – 2010 нчы еллар аралыгында Россиядә халык саны 2,3 млн. кешегә кимәгән, шуның белән бергә 8,5 мең авыл юкка чыккан. Әлеге саннар уйланырга мәҗбүр итә. Республикадагы вәзгыятьне түгәрәк өстәл барышында ачыкларга тырыштылар.

2002 елда Республикада 3081 авыл бар иде. 2010 елга аларның саны 3073кә калган. Димәк, безнеңреспубликада хәл башка төбәкләргә караганда тотрыклырак дияргә була әле.

Республикада авылларны үстерү юнәлешендә төрле программалар эшли, шул исәптән авылда эшкуарлыкны үстерү буенча да. Авыл халкы әлеге программаларда актив катнаша. “Авылда һәрнәрсә, һәркем күз алдында, авыл кешеләре бер-берсенә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер булып яшиләр. Бу ата-бабадан килгән гадәт, һәм ул хәзер дә дәвам итә. Заманалар үзгәрсә дә, авыл үз йөзен югалтмас", - диде Марат Әхмәтов.

Түгәрәк өстәл янындагы сөйләшүләр белән “Ватаным Татарстан” газетасының 2015 елның 18 декабрендәге чыгарылышында җентекләбрәк таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International