Марат Әхмәтов: «Чәчүлек мәйданнарының структурасын тамырдан үзгәртергә кирәк»

2015 елның 9 декабре, чәршәмбе

9 декабрьдә Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов авз формированиеләре җитәкчеләре белән очрашты.

Чыгышының башында Марат Әхмәтов, 2015 елны республика аграрчылары авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем җитештерү күләмен якынча 220 млрд. сумга (узган елга карата +3,5%) җиткереп тәмамлыйлар, дип билгеләп үтте. Ул быел уртача республика күрсәткечләрен арттырып эшләгәннәргә рәхмәт белдерде, артта калучыларны тәнкыйтьләде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы авыл хуҗалыгы тармагын алга таба үстерү резервларына тукталды. Резерлар күп, диде ул. Районннардагы тулаем күрсәткечләрнең биш мәртәбәгә аерылып торуы, ә кайбер чакта – хуҗалыклар арасындагы аерманың ун мәртәбәгә җитүе шуны күрсәтә, дип асссызыклады ул. Районнарның һәм хуҗалыкларның күрсәткечләре буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тарафыннан төзелгән рейтингтан бу ачык күренә.

Аннары Марат Әхмәтов катнашучыларга, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының февраль аенда булачак коллегиясендә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эшчәнлегенә киңәйтелгән анализ булачак һәм кырларда, фермаларда продукция җитештерүне арттыруның төп нокталары билгеләнәчәк, дип белдерде. Коллегиядә каралачак кайбер мәсьәләләрне министр бүгенге очрашуда ук күтәрде. Аерым алганда, ул кешеләр белән эшләүгә һәм хезмәт хакын түләү мәсьәләләренә тукталды.

Татарстан Республикасы - сөтле төбәк, дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. Без елга 1750-1770 мең тонна сөт җитештерәбез. Әмма сөттән табыш аз.

Үсемлекчелек мәсьәләләренә күчеп, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, республикада соңгы елларда климат үзгәрде, дип ассызыклады. Климат күрсәткечләре буенчаТатарстан бүген, узган хәтта унъеллык күрсәткечләре белән чагыштырганда да, 250-300 км көньяккарак “авышты”. Галимнәрнең 12 елга исәпләп чыгарылган фаразлары чынга аша - республика 6 ел рәттән дучар булды инде моңа. «Моннан нәтиҗә, чәчүлек мәйданнарының структурасын тамырдан үзгәртергә кирәк.Аерым алганда, ашлыкка кукуруз чәчүне арттырырга кирәк», - дип хәбәр итте Марат Әхмәтов. Хуҗалыклар тәҗрибәләреннән күренгәнчә, сыерлар рационына көнгә 2-3 кг яссылатылган кукруз ашлыгын өстү дә сыер сөтенә шул ук күләмдә артым китерә. Дуңгызчылыкта һәм кошчылыкта да рационга шундый өстәмә кертү буенча уңай тәҗрибә бар.

Көнбагыш югары   технологик дисциплина таләп итә, диде Марат Әхмәтов. Ул җыелышка килүчеләргә, көнбагышны игү, эшкәртү һәм әзерләү, сатып алу мәсьәләләре хакында «Нәфис-косметикс» ҖЧҖ, майэкстракция заводы җитәкчеләре белән сөйләшү алып барыла, дип хәбәр итте.

Шактый табышлы, шулай ук корыга чыдам культура – шикәр чөгендере, дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. Зәй районында быел бу культурадан гектарыннан 440 центнер уңыш алдылар. Барлык хуҗалыкларда әлеге культурадан табышлылыкны 200-250%ка җиткерергә була. Кызганычка каршы, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре табыш китерә торган рапс кебек культураны җитештерергә өйрәнә алмыйлар әле, дип ассысызыклады Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Очрашу ахырында Марат Әхмәтов сорауларга җаваплар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International