Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының “Балык Бистәсе” ВЗП” ААҖ авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауга зур игътибар бирә.
«Без техникага һәм агрегатларга бик сакчыл карыйбыз һәм аларга вакытында техник хезмәт күрсәтәбез. Аларны һәрчак төзек хәлдә тотабыз. Техниканы ремонтлауны һәм яңартуны җылы вакытларда башкарырга тырышабыз», - дип хәбәр итте хуҗалыкның баш инженеры РәҗәпСафин.
Урып-җыю эшләре тәмамланганнан соң хуҗалыкта кыр эшләрендә катнашкан механизаторлардан ремонтчылар бригадасы төзелгән. Тырмаларны ремонтлау Нурислам Яруллинга йөкләнгәну, ул кыска гына вакыт эчендә 195 тырманы яңарткан. Токарь вазыйфаларын башкаручы Рафаэль Мортазин комбайнчы Булат Ханов белән бергә чәчкечләрне ремонтлаганнар.
Хуҗалыкта шулай ук егермегә якын чәчкеч һәм культиваторлар ремонтланган, азык әзерләү җехникасы һәм агрегатлары кышкы саклауга куелган.
Балык Бистәсе районының авыл хуҗалыгы формированиеләрендә 328 трактор, 85 ашлык җыю һәм 15 азык җыю комбайны, 138 чәчкеч, 12 чәчү комплексы, 140 культиватор, 3000нән артык тырма бар.
Бүгенге көнгә 2150 тырма, 81 культиватор, 72 чәчкеч, 120 трактор, 15 ашлык җыю һәм 4 азык җыю комбайны ремонтланган.
Техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү өчен 23,7 млн. сумлык запас частьләр кирәк, 3 декабрьгә алар 9,5 млн.сумлык алынган.
Балык Бистәсе районында барысы 13 ремонтлау остаханәсе, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау һәм көйләү өчен 18 пункт бар, 30га якын ремонтлау звеносы эшли.