3 декабрьдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов «Казан дәүләт аграр университеты» югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең Механизация һәм техник сервис институтында булды, анда ул Татарстан Республикасы АПКсы инженерлык хезмәтләренең «Машина-трактор паркын эксплуатацияләүнең нәтиҗәлелеген арттыру» программасы буенча квалификация күтәрү курсларында укучы белгечләре белән очрашты.
Николай Титов катнашучыларны Татарстан Республикасы АПКсының торышы белән таныштырды. Белгечләр белән очрашу кысаларында инженер-техник эшчәнлек, хезмәтне саклау мәсьәләләре турында, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауның торышы, авылда торак-көнкүреш проблемалары турында фикер алыштылар.
Шулай ук тармакны үстерүнең бүгенге этабында инженерның роле, белгечләрне укытуның һәм үз-үзләрен камилләштерүнең мөһимлеге, инженер эшен яхшырту, компьютерлар һәм Интернет ярдәмендә мәсьәләләрне оператив хәл итү темалары да күтәрелде.
Хуҗалыкта бер эш тә инженер-техник яктан тәэмин ителмәгән килеш башкарылмый, дип билгеләп үттеНиколай Титов. Инженерлар һәрвакыт эрудицияле, гыйлемле булулары белән аерылып тордылар, алар һәрвакыт идеялар һәм яңалыклар генераторлары булдылар, авылларда күп социаль-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итеп килделәр, диде ул.
Очрашу ахырында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары курсларга килүчеләргә укуларында уңышлар һәм алган белемнәрен эштә, шулай ук 2016 елгы кыр эшләренә техниканы әзерләгәндә нәтиҗәле куллануларын теләде.