Кичә, 3 декабрьдә, «Корстон» кунакханә-сәүдә-тамаша комлексында (ГТРК) ел саен үткәрелә торган «Ел эшкуары. Алтын йөзлек» конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. Дәүләт хакимияте органнары, бизнесменнар һәм тармак ассоциацияләре вәкилләреннән торган жюри эшкуарлык берлегенең Татарстан Республикасы икътисадын үстерүгә үзләреннән өлеш керткән иң яхшы 100 вәкилен сайлап алды.
Конкурс йомгаклары буенча авыл эшкуарлыгы вәкилләре дә лауреатлар булдылар, болар – фермер хуҗалыклары вәкилләре: Азнакай муниципаль районыннан Айрат Габдрахманов, Балтач муниципаль районыннан Азат Дәүләтшин, Кукмара муниципаль районыннан Зөфәр Баязитов, Лаеш муниципаль районыннан Гафур Зарипов, Зәй муниципаль районыннан Илшат Хәбибуллин, Минзәлә муниципаль районыннан Нәсим Дәүләтов, Түбән Кама муниципаль районыннан Өлфәт Таипов.
«Ел эшкуары. Алтын йөзлек» конкурсы 2013 елдан башлап Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә үткәрелә. Оештыручылар фикеренчә, катнашучыларның һәркайсы үз тармагында, үз икътисадыйэкосистемасында аерым игътибарга лаек. Конкурс катнашучыларның эшкуарлык талантын һәм бизнесменның эшкуарлык өлкәсен үстерүгә, үз тармагын, тулаем икътисадны үстерүгә керткән өлешен бәяли.
Иң яхшы 100 эшкуарны бүләкләү максаты – җәмгыятьтә эшкуарлык эшчәнлегенең абруен һәм эшкуар статусын күтәрү, социаль-икътисадый үсештә кече һәм урта эшкуарлыкның казанышларын пропагандалау, кече һәм урта бизнес өлкәсен үстерүне кызыксындыру, бизнес һәм хакимиятнең үзара хезмәттәшлеген ныгыту.