Казанда, Чаллыда һәм Татарстан Республикасының Зеленодольск муниципаль районы «Яңа Тура» технополисы территориясендә 5 декабрьдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

2015 елның 4 декабре, җомга

Авыл хуҗалыгы продуктларын сату ярминкәләре иртәгә, 5 декабрьдә, Казанның 8 мәйданчыгында узачак.

Шәһәрнең Совет районында авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре ике мәйданчыкта оештырыла: “Казан” агросәнәгать паркы” ААҖ, Аграрный ур., 2 – Арча, Саба, Аксубай һәм Кукмара муниципаль районнарыннан килгән авыл хуҗалыгы продукциясе сатылачак;Дәрвишләр бистәсендә, Липатов ур., 7, “Дәрвиш” базары территориясендә Әлки муниципаль районы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.

Яңа Савин районында сәүдә мәйданчыгы Ямашев пр., 71а адресы буенча урнашкан “Бәхетле” сәүдә үзәгенең парковка мәйданчыгында оештырыла. Мондагы ярминкәдә Яңа Чишмә һәм Спас муниципаль районнары вәкилләре катнаша.

Авиатөзелеш районында ярминкә Ленинград ур., 27 адресы буенча урнашкан “Бәхетле” сәүдә үзәге янәшәсендәге мәйданда оештырыла. Шәһәр халкына үз продукциясен Биектау муниципаль районы фермерлары алып килә.

Мәскәү районы ярминкәсендә Буа муниципаль районы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең продукциясен сатып алырга мөмкин булачак, ул Г.Коләхмәтов һәм Восстание урамнары киселешендә, "Пятерочка+" супермаркетына каршы территориядә оештырыла.

Киров районында, Краснококшайский ур., 152/2 йорт адресы буенча "Җиләкле бистәсе" сәүдә үзәге каршындагы базарда, Кама Тамагы муниципаль районы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре халыкны үз продукциясе белән тәэмин итәчәк.

Казанның Вахитов районында ярминкәләр ике мәйданчыкта узачак. Достоевский ур. буенча Чехов базары артындагы мәйданда – Алексеевск муниципаль районы, К.Тинчурин урамы, 19 йорт мәйданчыгында Теләче муниципаль районы фермерларының продукциясе булачак.

Югарыда күрсәтелгән муниципаль районнардан тыш, һәр мәйданчыкта республиканың эре агросәнәгать комплексы оешмаларының продукциясе булачак, болар: “Ак Барс” холдинг компаниясе” ААҖ, “Майский” теплица комбинаты ҖЧҖ, “Просто Молоко” идарәчел компаниясе ҖЧҖ, “Татмелиорация” ААҖ, “Арча”ҖЧҖ, “АгроИнвест” идарәчел компаниясе ЯАҖ, Татарстан кулланучылар оешмалары берлегепредприятиеләре һәм башка оешмалар.

Шул ук көнне ярминкәләр Чаллы шәһәренең 3 мәйданчыгында оештырыла: Сарман трактында, 27 нче микрорайонда Галиәсгар Камал ис. бульварда һәм «Южный» агропаркында. Үз продукциясен Сарман, Менделеевск, Азнакай, Мөслим, Актаныш һәм Минзәлә муниципаль районнары авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, шулай ук Кама аръягы авыл хуҗалыгы оешмалары, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре алып киләчәк.

Шулай ук Зеленодольск муниципаль районы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре продукциясе Зеленодольск муниципаль районының Октябрьский поселогында “Яңа Тура” технополисы территориясендәге базарда сатылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International