Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районының «Солтан» агрофирмасы» ҖЧҖендә җитештерүнең табышлылыгы 50%ка җиткән

2015 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

3 декабрьдә, республика ММЧ журналистлары матбугат туры кысаларында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районының «Солтан» агрофирмасы» ҖЧҖендә булдылар.Чараны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча «Татмедиа» республика агентлыгы оештырдылар.

«Солтан» агрофирмасы» ҖЧҖенең төп эшчәнлеге – үсемлекчелек продукциясен җитештерү һәм сату, авыл хуҗалыгы чималын эшкәртү. Хуҗалыкта бәрәңге, уҗым һәм сабан бодае, арпа, арыш, рапс, көнбагыш үстерәләр.

Предприятиедә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүнең табышлылыгы 50%ка җитә.

Җиде ел элек Ринат Хәмәдияров җитәкчелегендә дүрт кешедән торган тарафдарлар төркеме бөлгенлеккә чыккан предприятиене торгызырга ниятли. Ринат Хәмәдияров хәзер шул предприятиенең – «Солтан» агрофирмасы» ҖЧҖенең директоры булып санала. Моның өчен 5 елга 70 млн. сум күләмендә банктан кредит алалар һәм шул акчаларга авыл хуҗалыгы машиналары, су сиптерү җайланмалары сатып алалар, җитештерү биналарын торгызалар.

«Дәүләт ярдәме бик булышты. 2016 елда кредитны тулысынча түләп бетерәбез һәм аннары тулысынча үз акчабызга эшиячәкбез», - дип сөйләде кунакларга предприятие директоры.

«Үстерелгән бәрәңгедән, яшелчәләрдән һәм май көнбагышыннан хуҗалыкка шактый табыш килә. Быел беренче мәртәбә рапс чәчтек, бик катлаулы культура икән, аны игү алымнарын эзлиячәкбез. Алынган табыш тулысынча агрофирманы алга таба үстерүгә тотылачак», - дип сөйләде журналистларга Ринат Хәмәдияров.

«Солтан» агрофирмасы» ҖЧҖендә быел 3495 гектар җирдән 1134 тонна арыш, 433 тонна арпа, 1944 тонна ашлык көнбагышы, 1527 тонна рапс, 9000 тонна бәрәңге, 1600 тонна кәбестә, 400 тонна чөгендер алганнар.

Җитештерелгән продукция Әстерхан өлкәсенә, Санкт-Петербург, Мәскәү, Казан шәһәрләренә һәм Россиянең башка төбәкләренә җибәрелә.

Хуҗалыкта 200 га сугарулы җир кишәрлеге бар, шул исәптән 100 га бәрәңге җире тамчылы сугаруда. «Икенче икмәкнең» уңдырышлылыгы гектардан 450 центнер тәшкил итә.

Предприятиене гамәлгә куючыларының берсе – Казан ДАУ мөгаллиме, техник фәннәр кандидаты Наил Ермаков мәгълүматыннан күренгәнчә, хуҗалыкта 30 кеше эшли, кыр эшләре сезонына тагын өстәмә 20 кеше яллана.

Хуҗалыкта ашлык киптерү комплексы, 2000 тонна сыйдырышлы яшелчәсаклагыч һәм 2500 тонна сыйдырышлы ашлыксаклагыч төзүне планлаштыралар.

Предприятиенең уңышлы үсеше өчен аның җитәкчлеге тарафыннан хезмәткәрләргә эшләү өчен дә, ял итү өчен дә бөтен шартлар тудырылган.

«Быел Чыршылы урамы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды аша аренда торагы программасы буенча белгечләр өчен 12 йорт төзү өчен әзерләнде. 2016 елда төзүчеләр 3 йортны төзүгә керешәчәкләр», - дип хәбәр итте очрашу ахырында ММЧ вәкилләренә Ринат Хәмәдияров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International