Тәтеш муниципаль районының авыл хуҗалыгы формированиеләре, 2016 ел уңышын кайгыртып, минераль ашламалар сатып алалар.
Бүгенге көндә район хуҗалыкларында 1602 тонна (физик авырлыгы) минераль ашлама бар. Көзен кертелгән ашламаларны исәпкә алып, Тәтеш районының ашлама запасы бер гектар чәчүлеккә 19,2 килограмм тәшкил итә. Игенчеләр алдына бурыч куелган – алдагы уңыш өчен бер гектарга кимендә 80 килограмм ашлама кертергә.
«Колос» агрофирмасы» ҖЧҖендә 1000 тоннадан артык минераль ашлама сатып алынган, бу һәр гектар чәчүлеккә 115 килограммнан артык ашлама кертүне гарантияли.