Татарстан Республикасы муниципаль районы фермеры Эдуард Гобәйдуллин үз көче белән терлекчелек бинасы төзи башлаган һәм ул аны 2016 елда төзеп бетерергә уйлый.
Бүгенгә төзелешнең 60%ы башкарылган.
Гаилә фермасын файдалануга керткәч, фермер ел саен 20 тоннадан артык сыер итен сатуга чыгаралачак.
Аның хуҗалыгында 130 баш эре мөгезле терлек, шул исәптән 15 баш сыер бар.
Әлегә Эдуард Гобәйдуллин ит сату белән шөгыльләнә, ә киләчәктә, сөт җитештереп, аны сату белән дә шөгыльләнергә уйлый.
Моннан тыш, фермер, 2016 елда Казанда кибет ачып, үз продукциясен шунда сатуны планлаштыра.