Бүген Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында ашлык кукурузын үстерү мәсьәләләре буенча уку семинары узды.
Чарада 180нән артык кеше катнашты, болар – районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм агрономнары, компанияләр-инвесторлар вәкилләре.
Семинар уздыруның төп максаты – 2016 елда ашлык кукурузын чәчү мәйданын 100 мең гектарга җиткерү мәсьәләләре буенча фикер алышу һәм агрономнарны куелган бурычларга ирешү өчен укыту.
Семинарны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов һәм «Татагролизинг» ААҖ генераль директоры Азат Җиһаншин ачтылар.
Аннары Россиянең кукуруз үстерү буенча фәнни-тикшеренү институты фәнни хезмәткәре, РФА академигыВладимир Сотченко югары энергетикалы силос җитештерү өчен институтта эшләнә торган кукуруз гибридлары турында нотык белән чыгыш ясады.
Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, «БашИнком» НВП ҖЧҖнең җитештерү буенча директор урынбасарыРамил Гыйльманов кукуруз орлыкларын эшкәртү һәм аны яфрак аша ашламалау өчен «Бионекс» биоактив ашламасын куллануның нәтиҗәлелеге турында, шулай ук бөртекле, техник һәм майлы культуралар турында сөйләде.
Семинарда шулай ук «АПР групп» ЯАҖнең сәүдә директоры Рамил Борһановның «Bednar» чехия компаниясе авыл хуҗалыгы техникасы турында мәгълүматы һәм «Центрсельхозхимия» ҖЧҖнең генераль директорыВячеслав Медведевның кукуруз кырларында сусыз аммиак куллануның нәтиҗәлелеге турында мәгълүматы тыңланды.