Бу елның 18-19 ноябрендә Мәскәү өлкәсе Хөкүмәте Йортында II Халыкара агросәнәгать сөтчелек форумы узачак.
Форум сөтчелек сәнәгатендә импортны алыштыру темасына багышлана.
Чара кысаларында шулай ук сөт продукциясенең сыйфатын тикшереп тору мәсьәләләре, техник җиһазлауга нәтиҗәле инвестицияләр кертү темасы, сөт терлекчелеген савыктыруның алдынгы алымнары буенча да фикер алышу булачак.
Чарада закон чыгару һәм башкарма хакимиятләрнең федераль һәм төбәк органнары җитәкчеләре, сөтчелек тармагының үзебездәге һәм чит илләрнең эре предприятиеләре, фәнни-тикшеренү һәм мәгариф оешмалары, тармак берлекләре җитәкчеләре, ММЧ вәкилләре, сөт индустриясе өлкәсендә һәм аның белән уртак тармакларда эшләүче сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар катнашачак.
Форумны Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә Мәскәү өлкәсе Хөкүмәте оештыра.