Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре Татарстан Республикасы террриториясендә 2016 елда Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуны уздыруга әзерләнәләр

2015 елның 17 ноябре, сишәмбе

2016 елда Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу уздырылачак. Аны уздыру тәртибе һәмсроклары Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 10 апрелендәге 316 номерлы карары белән билгеләнде. Моңа кадәр әлеге чара 2006 елда уздырылдган иде.

Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү өчен билгеләнгән яисә файдаланыла торган җир кишәрлекләре милекчеләре, алардан файдаланучылар, аларның хуҗалары һәм аларны арендалаучылар, шулай ук авыл хуҗалыгы хайваннарын тотучылар исәпкә алынырга тиеш була.

Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуга әзерләнү кысаларында федераль хакимият органнарының аны әзерләү һәм үткәрү өчен җаваплы территориаль ведомстволары билгеләнде.

Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы террриториясендә 2016 елда Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуны әзерләү һәм уздыру турында» 2015 елның 18 июлендәге 523 номерлы карары кабул ителде, аның нигезендә муниципаль берәмлекләргә телефон элемтәсе һәм җиһазлар булган биналар бирелергә, шулай ук субвенцияләрдән максатчан файдалану тәэмин ителергә тиеш.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының югарыда күрсәтелгән карарын үтәү йөзеннән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре түбәндәге эшләрне башкаралар:

- муниципаль берәмлекләрдә төзелгән комиссияләр турында белешмәләр җыела;

- исәпкә алуны әзерләгәндә һәм уздырганда килеп чыгарга мөмкин булган проблемалы мәсьәләләрне караучы министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашында эшче төркем төзелә;

- Татарстанстатка 2015 елның 1 гыйнварына дәүләт ярдәмен алган авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр исемлеге, шулай ук районнар һәм авыл җирлекләре кысаларындагы гомумөлешле җирләр буенча мәгълүмат җибәрелде;

- эш киңәшмәсе үткәрелде;

- Татарстанстатка исәпкә алуны уздыру өчен кирәкле исемлекләр, мәгълүмат, белешмәләр һәм башка материаллар тапшыру зарурлыгы турында барлык муниципаль берәмлекләргә, министрлыкларга һәм ведомстволарга мөрәҗәгатьләр җибәрелде.

Шулай ук Татарстанстат тарафыннан Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты базасында яисә зоналарда статистик мәгълүмат бирү, исәпкә алу кәгазьләренең формаларын тутыру өчен җаваплы авыл хуҗалыгы оешмаларының вазыйфаи затлары өчен укулар уздыру планлаштырыла (якынча вакыты – 2016 елның апрель-май айлары).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International