Татарстанда бухгалтерлык һәм икътисад хезмәтләренең зона семинар-киңәшмәләре узачак

2015 елның 17 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының бухгалтерлык һәм икътисад хезмәтләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында республиканың дүрт зонасында семинар-киңәшмәләр узачак. Алар 2015 елның 25 ноябреннән 10 декабренә кадәр үткәреләчәк.

Әлеге чара 25 ноябрьдә – Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында, 27 ноябрьдә – Әлки, 1 декабрьдә – Буа, 10 декабрьдә Ютазы муниципаль районнарында узачак.

Семинарлар уздыруда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары һәм белгечләре, Татарстан Республикасы АПКсы авыл хуҗалыгы формированиеләренең бухгалтерлык һәм икътисад хезмәтләре белгечләре катнаша.

Киңәшмәләр кысаларында авыл хуҗалыгы формированиеләренең 2015 елдагы финанс-хуҗалык эшчәнлегенә йомгаклар һәм киләсе елга планнар, шулай ук салым салу системасын сайлауга бәйле һәм башка мәсьәләләр каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International