Татарстан Республикасы муниципаль районнарында эре мөгезле терлекләрдә туберкулез авыруының эпизоотик чыганаклары бетерелде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе матбугат хезмәте.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы нигезендә эре мөгезле терлекләрдә туберкулез авыруының таралуын булдырмауга һәм һәм аның чыганагын бетерүгә юнәлдерелгән чаралар туктатылды, алар “Чаллы” ҖЧҖ терлекчелек комплексында, Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының “Красный Восток – Агро” ААҖендә терлекләрнең туберкулез белән авырый башлавына бәйле билгеләнгән иде.
Шулай ук Чирмешән муниципаль районы “Һади” ҖЧҖендә, Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы “Семиречье” агрофирмасының “Олы Кабан” бүлекчәсендә, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы “Игенче” бүлекчәсенең сөт-товар комплексында да Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов карары белән эре мөгезле терлекләрдә туберкулез авыруы буенча чикләүләр туктатылды.
Эре мөгезле терлекләрдә туберкулез авыруының эпизоотик чыганакларын бетерү уңышлы узды.