Игенчелек - күп очракта һава шартларына һәм башка объектив шартларга бәйле эшләр башкарыла һәм карарлар кабул ителә торган күп булмаган тармакларның берсе. Быелгы ел да башка еллардан әллә ни аерылып тормый. Оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, катлаулы һава шартларына карамастан, республиканың авыл хуҗалыгы формированиеләре бүгенге көнгә 3,5 млн. тонна ашлык, 2 млн. тоннага якын шикәр чөгендере, 1,5 млн. тоннадан артык бәрәңге, 370 мең тоннадан артык яшелчә җыеп алганнар. Әмма районнарның һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренең авыл хуҗалыгы җитештерүе күрсәткечләре төрлечә.
Бу елның октябрендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм муниципаль районнарында аларның рейтингын булдыру максатында 2014 елдагы үсемлекчелек үсеше күрсәткечләренә анализ ясадылар. 2014 ел йомгаклары буенча беренче категориягә 13 муниципаль район керде. Рейтингта беренче булып Балтач районы бара, ул 134 балл җыйды. Беренче категориягә шулай ук Актаныш, Саба, Әтнә, Арча, Зәй, Буа, Апас, Теләче, Нурлат,Кукмара, Кайбыч, Тукай районнары керде. Соңгы өченче категориядә - Алексеевск, Әлмәт, Бөгелмә, Югары Ослан, Алабуга, Зеленодольск, Кама Тамагы, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск, Мөслим, Питрәч, Чирмешән, Чистай һәм Ютазы районнары, аларның файдаланылмаган резервлары бар әле.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә үсемлекчелеккә технологик аудит үткәрәләр. Анализ өчен республиканың рейтингта өченче категориядәге авыл хуҗалыгы предприятиеләре алынды. Аудит барышында хуҗалыкларның үсемлекчелек буенча соңгы берничә елдагы эшләре анализланачак һәм тармак эше нәтиҗәләрен яхшырту өчен резервлар ачыкланачак. Яңа Чишмә, Аксубай һәм Чирмешән муниципаль районнары хуҗалыкларында үткәрелгән беренчел сынау аудитларыннан күренгәнчә, чәчүлек мәйданнары структурасын оптимизациялү, орлыклар белән эшләү һәм тармакны биологизацияләү өчен резервлар җитәрлек.
Башкарылган эш йомгаклары буенча республика авыл хуҗалыгы формированиеләренең игенчелек өлкәсендәге җитәкчеләре һәм белгечләре өчен укулар уздыру планлаштырыла. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре уйлавынча, булган резервларны һәм хезмәтне кызыксындыру чараларын актив файдаланып, үзләре алдына куелган бурычларны комплекслы хәл итә торган авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре генә уңышка ирешә алалар.