Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы чыгарылыш укучыларын аграр юнәлештәге югары уку йортларына җәлеп итү буенча эш алып бара

2015 елның 14 ноябре, шимбә

Быел Казан дәүләт аграр университетында беренче курста (көндез һәм читтән торып) 939 студент укый, шулардан 600 студент бюджет урыннарына алынган. Авыл җирлекләреннән килгән студентлар 76% тәшкил итә.

Н.Э.Бауман Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә беренче курста 377 студент укый, шул исәптән 270 – бюджет төркемнәрендә. Республиканың авыл районнарыннан килгән студентлар 53% тәшкил итә.

Ике югары уку йортында да урыннар тулган.

Авыл мәктәпләрен, техникумнарны һәм көллиятләрне тәмамлап чыгучыларны югары уку йортларына җәлеп итү максатларында Министрлык тарафыннан Татарстан Республикасы муниципаль районнарындагы авыл мәктәпләренең чыгарылыш укучылары, авыл хуҗалыгы техникумнары студентлары белән 2015 елның 28 гыйнварыннан 5 мартына кадәрге чорда очрашулар уздырылды.

Очрашуларда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлек башлыклары һәм белгечләре,КДАУның һәм КДВМАнең профессор-мөгаллимнәр составы, шулай ук муниципаль районнар башлыклары, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары һәм белгечләре катнашты.

Чарага Татарстан Республикасының 606 чыгарылыш сыйныфларыннан 6836 укучы һәм 12 аграр юнәлештәге урта һөнәри уку йортыннан 1500 студент чакырылды.

Моннан тыш, расланган план нигезендә уку елы дәвамында КДАУ, КДВМА һәм авыл хуҗалыгы техникумнары студентлары белән 54 очрашу оештырылды. Яшь белгечләр алдында лекцияләр белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары, Министрлык бүлекләре башлыклары, ведомстволар җитәкчеләре һәм республика авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре чыгышлар ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International