Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече» грантын алуга конкурста катнашу өчен гаризалар биргән иң яхшы кандидатларны сайлап алу буенча эксперткомиссиялеренең эше дәвам итә. Эш барышында белгечләрнең һөнәри осталыгына карата билгеләнгән критерийлар анализлана.
Мондый конкурс ел саен үткәрелә һәм ул авыл хуҗалыгының төрле тармакларында иң яхшы белгечләрне ачыклауга юнәлдерелгән. Конкурс кысаларында грант алуга кандидатларны сайлап алу шушы грант турындагы нигезләмәдә билгеләнгәнн тәртиптә һәм срокларда агымдагы елның 15 октябреннән 15 декабренә кадәр үткәрелә. Грантлар саны, грант ярдәме күрсәтү өчен финанслау күләменнән чыгып, грант бирүче тарафыннан билгеләнә.
Җиңүчеләр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының конкурс комиссиясе тарафыннан билгеләнә һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның боерыгы белән раслана.