Республикада «2013-2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгыын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасының «Татарстан Республикасның авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрен мелиорацияләүне үстерү» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру дәвам итә.
Быел әлеге ярдәмче программа буенча Татарстан Республикасында 51 гидротехник корылмага капиталь ремонт ясалган, ел ахырына кадәр тагын 6 объектта капиталь ремонтны төгәлләү планлаштырыла, шулай итеп, 8293 га җир су эрозиясеннән якланган. Шулай ук авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең 844 га мәйданында сугарулы кишәрлекләргә капиталь ремонт үткәрелә.
Бүгенгә әлеге чараларга тотылган чыгым 150 млн. сум тәшкил итә.