Татарстанда авыл хуҗалыгы техникасын 2016 елгы кыр эшләренә әзерләү буенча зона семинар-киңәшмәләре узачак

2015 елның 4 ноябре, чәршәмбе

2015 елның 10 ноябреннән 19 ноябренә кадәр республиканың җиде зонасында "Авыл хуҗалыгы техникасын 2016 елгы кыр эшләре сезонына әзерләүне оештыру” темасына семинар-киңәшмәләр узачак.

Бу чара 10 ноябрьдә - Апас муниципаль районында (Апас ш.т.п. район мәдәният йорты, “Зөя” ҖЧҖ), 11 ноябрьдә - Лаеш муниципаль районында (Кече Елга авылы, «Сөт иле» - «Лаеш» ҖЧҖ филиалы), 12 ноябрьдә - Балтач муниципаль районында (Чепья авылы, "Труд" ҖЧҖ), 13 ноябрьдә — Әлки муниципаль районында (Базарлы Матак авыл, "Үзәк Әлки" ҖЧҖ), 17 ноябрьдә — Түбән Кама муниципаль районында (БСИ-2 базасы, "Бәхетле Агро" ҖЧҖ), 18 ноябрьдә — Зәй муниципаль районында (Чыбыклы авылы, "Зәй шикәре" АФ ҖЧҖнең "Родина" бүлекчәсе), 19 ноябрьдә Лениногорск муниципаль районында (Иске Иштирәк, «Лениногорск» АФ ҖЧҖузачак.

Семинарларны үткәрүдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, Татарстан Республикасының Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов, "Татагролизинг" ААҖ генераль директоры Азат Җиһаншин, сервис хезмәтләре вәкилләре катнаша.

Семинар-киңәшмәләр кысаларында Министрлыкның инженер-техник хезмәте эшчәнлегенә йомгаклар ясалачак, техниканы 2016 ел сезонына әзерләү бурычлары, Татарстан Республикасы АПКын техник җиһазлау мәсьәләләре, Татарстан Республикасы АПКының үзйөрешле техникасына тикшерү уздыру, лизинг техникасы белән тәэмин итү, чит ил техникасына запас частьләр әзерләү мәсьәләләре каралачак. Моннан тыш, семинарлар уздырыла торган хуҗалыкларның машина-трактор паркларын карап чыгу планлаштырыла.

Зона семинар-киңәшмәләренә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең механизация буенчаконсультантлары, Татарстан Республикасы Гостехнадзоры инспекторлары, авыл хуҗалыгы формированиеләренең баш инженерлары, агрохолдинглар җитәкчеләренең механизация буенчаурынбасарлары, дилерлар һәм сервис хезмәтләре вәкилләре һәм башкалар чакырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International