23-25 октябрьдә «Алга авылга!» проекты кысаларында Аккош күле янәшәсендәге «Ялкын» балалар савыктыру лагеренда «Авыл туризмы өлкәсендә туристик маршрутларны проектлау һәм үстерү» республика семинары узды.
Чарада катнашуга 75 заявка бирелгән иде, конкурс аша шулардан 60 дәгъвачы – Татарстан Республикасының 32 муниципаль районыннан авыл туризмын үстерү белән кызыксынучы агробизнес вәкилләре, индивидуаль эшкуарлар, җирле үзидарә органнары вәкилләре үтте.
Семинар авыл туризмы өлкәсендә бизнес алып баруның заманча технологияләренә өйрәтү макасатында үткәрелде. Ул авыл туризмы күнекмәләрен һәм үзенчәлекләрен үзләштерү буенча ачык мәйдан гына булып калмыйча, бизнес-проектны камилләштерү өчен хезмәттәшләр белән тәҗрибә алмашу, яңа идеяләр белән бүлешеү, “хаталар өстендә эшләү” мөмкинлеге бирде.
Беренче көнне «Персона Грата» индивидуаль туризм агентлыгы генераль директоры Рамил Мифтахов чыгыш ясады, ул туристик продукт булдыру тәҗрибәсе һәм авыл туризмы субъектларына кагылышлы программалар турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе урынбасары Артур Николаев семинарда катнашучыларга кече һәм урта эшкуарлык вәкилләренә авыл туризмы өлкәсенә кагылышлы федераль һәм республика программалары турында сөйләде.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хәбипов Татарстан Республикасы АПК торышы турында, республикада фермерлык үсеше, «2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру турында һәм Япониядә авыл туризмының ничек үсүе турында сөйләде.
Чара кысаларында шулай ук «Верное решение» консалтинг компаниясе җитәкчесе Сергей Маслехин, ТИСБИ Идарә институтының менеджмент кафедрасы доценты Эльвира Гатина һәм башкалар тренинглар үткәрделәр.
Семинарның соңгы көнендә, 25 октябрьдә, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов катнашында «Авыл туризмы продуктына тотрыклы ихтыяҗ булдыру факторлары» темасына түгәрәк өстәл узды.
Өч көнлек семинар курсында катнашучыларның барысына да укулар узу турында сертификатлар тапшырылды.