Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Ташлы Елга авылыннан Назыйм һәм Назыйф Хәбибрахмановлар өч ел инде сарык үрчетү белән шөгыльләнәләр. Быел алар 150 баш сарыкка исәпләнгән ферманы төзеп бетергәннәр.
«Өч ел элек Балтач районыннан 20 баш нәселле сарык һәм бер тәкә алып кайттык. Бүген безнең 100 баштан артык сарыгыбыз бар», - дип сөйләде Назыйм Хәбибрахманов.
Фермерлар «Прекос» токымыннан булган сарыкларга өстенлек бирәләр. Алар җирлекнең һава шартларына тиз яраклашалар, тиз үсәләр, итләренең сыйфаты да яхшы. Ике яки бер бәрән китерәләр, йоннарын елга бер мәртәбә - июньдә кыркалар.
«Әлеге сарыкларның йоннары нечкә, ул киез итекләр өчен ярамый. Аннан юрганнар, мендәрләр яхшы була. Моңа кадәр без йонны Кукмара киез комбинатына тапшыра идек, киләчәктә үзебез мендәрләр, юрганнар тегә башларга уйлыйбыз», - дип, киләчәк планнары белән бүлеште фермер.
Хәбибрахмановлар карамагында 247 гектар җир бар, анда алар берьеллык һәм күпьеллык үләннәр үстерәләр. «Лизинг-грант» программасы буенча авыл хуҗалыгы техникасы сатып алганнар.
Фермерлар, сарыклардан тыш, тагын карпат токымлы умарталар үрчетәләр. Элек алар умарталарны урман кырыена чыгара торган булганнар, быел үз хуҗалыкларыннан ерак түгел 50 гектар мәйданда бал үләне чәчкәннәр, шуңа күрә чыгарып торуның кирәге дә калмаган.
«Киләчәктә сарык үрчетү эшен башлаучыларга ярдәм итәргә уйлыйбыз. Без рәхәтләнеп үз тәҗрибәбез белән уртаклашабыз, эшне ничек башларга, сарыклар каян алырга мөмкин булуы турында сөйлибез, аларның башка сорауларына җаваплар бирәбез», - дип сөйләде Назыйм Хәбибрахманов.