Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 2 октябрендәге 1948 номерлы «Авыл хуҗалыгында импортны алыштыруга ярдәм итү чаралары планын раслау турында» күрсәтмәсе нигезендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан импортны алыштыру буенча кабул ителгән планны гамәлгә ашыру чаралары үткәрелә. Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү хезмәте авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең заявкасы буенча республиканың машина төзелеше предприятиеләрендә сит ил машиналарына һәм җайланмаларына детальләр һәм агрегатлар әзерләүгә заказлар бирә. Детальләргә бәяләр чит илнекенә караганда 30-40%ка түбәнрәк. Импортны алыштыру программасы буенча эш чит илдән кайткан авыл хуҗалыгы техникасы өчен детальләр әзерләүче предприятиеләргә яңа мөмкинлекләр ача. Кайбер предприятиеләр инде берничә еллар элек үк бу юнәлештә актив эшли башлаганнар иде. Мәсәлән, «Спецтехника-Әлмәт» ҖЧҖ 778 төрле деталь җитештерә, «ФинАгроТрейд» ҖЧҖ (Чаллы) —200 төрдән артык. Бүгенге көндә чит ил авыл хуҗалыгы техникасына запас частьләрне Татарстан Республикасының 8 машина төзелеше комплексы җитештерә. Шул исәптән - Буа машина төзелеше заводы (ашлык җыю комбайннары өчен сегментлар), «Гидросервис» ҖЧҖ (чит ил техникасына гидроцилиндрлар һәм башкалар), «Агровет» ҖЧҖ («Дуовак-300» сыер саву аппараты), «Делаваль» сыер саву аппаратына имчәк резиналары), «Агропласт» ҖЧҖ («Джон Дир», «МакДон» чалгылары өчен тырмалар), «Теплообменник»ҖЧҖ (чит ил ашлык җыю комбайннары өчен салам ваклагыч пычаклар, вариатор дисклары, «Ропа», «Холмер» чөгендер җыю комбайннары өчен детальләр), «Рифэк» НПО ҖЧҖ (чөгендер җыю комбайннары өчен редукторларга тешле тәгәрмәчләр).
Безнең республика предприятиеләреннән тыш, күрше төбәкләрнең, аерым алганда, Самара өлкәсенең, Башкортостан Республикасының һ.б. машина төзүчеләре дә бу эш белән мәшгуль.
Импортны алыштыру програмасын гамәлгә ашыруның барлык чорында республика предприятиеләрендә чит ил авыл хуҗалыгы техникасы өчен 1100 төрдән артык запас частьләр әзерләнде.
2015 елның 9 ноябрендә 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында чит ил авыл хуҗалыгы машиналарын һәм агрегатларын ремонтлау һәм импортны алыштыру буенча киңәшмә булачак. Киңәшмәдә эре агрохолдингларның инженер-техник хезмәте белгечләре, авыл хуҗалыгы машиналары дилерлары һәм тәэмин итүчеләр, Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы машиналары җитештерүчеләре катнаша.