Казанда, Чаллыда һәм Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының «Яңа Тура» технополисы территориясендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре җомга көнне, 6 ноябрьдә, узачак

2015 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәләре Казанның 8 мәйданчыгында, Чаллының 3 мәйданчыгында һәм Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының «Яңа Тура» технополисы территориясендә җомга көнне, 6 ноябрьдә, узачак.

Гадәттә ярминкәләр һәр шимбәдә уза, әмма бәйрәм – Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан алар бу атнада бер көн алдан үткәреләчәк.

Ярминкәләр Казанда Авиатөзелеш, Киров, Мәскәү, Яңа Савин районнарында, Вахитов районында ике мәйданчыкта һәм Совет районында ике мәйданчыкта узачак. Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре Сарман трактында, 27 нче микрорайонда Галиәсгар Камал ис. бульварда һәм «Көньяк» («Южный») агропаркында оештырыла.

Зеленодольск муниципаль районы һәм башка районнар авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре продукциясе Зеленодольск муниципаль районының Октябрьск поселогында “Яңа Тура” технополисы территориясендәге базарда сатылачак.

Халыкка үз продукциясен муниципаль районнарның һәм Татарстан Республикасы АПК оешмаларының авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре тәкъдим итәчәк.

Республика муниципаль районнарында бәйрәм чаралары уздыруга бәйле рәвештә, ярминкәләр шулай ук җомга көнне, 6 ноябрьдә, узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International