Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республика АПКсының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, министр урынбасарлары, «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе»нең төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Миләүшә Заһидуллина һәмшул оешма вәкилләре, конкурста катнашучылар үзләре катнашты.
Очрашуны Марат Әхмәтов ачты.
«Кадерле дуслар! Шушы залда үз талантларын күрсәтергә теләк белдереп җыелган кешеләрне күрүемә мин бик шат – бу авыл хуҗалыгы тармагы өчен бик мөһим. Мин сезгә җиңел булмаган авыл тормыш рәвешен сайлавыгызга рәхмәт белдерәм. Бу аудитория ихтыяр көче зур булган, яңа иҗади юллар эзләүче һәм үзара ярышучы затларны берләштерә! Авыл хуҗалыгының төп проблемасы – аның ахырга кадәр ачылып бетмәгәнпотенциалы һәм шуны гамәлгә ашырырга әзер булган кешеләрнең булуы», - диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Аннары Казан дәүләт аграр университетының фәнни эшләр һәм инновацияләр буенча проректоры АйратВәлиев чыгыш ясады.
«Без үзебезнең университетта уңайлы һәм җайлы булсын өчен тырыштык — кичә анда конкурс узды. Без сезнең белән бер көймәдә, һәм бу көймәнең исеме - авыл хуҗалыгы дип атала. Сезне күргәннән соң, мин әлеге көймәнең алга таба йөзүенә ышанып әйтә алам. Чын күңелдән сезне котлыйм һәм уңышлар телим!» -дип, конкурста катнашучыларга мөрәҗәгать итте ул.
Аннары Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе ректоры вазыйфаларын башкаручы Булат Камалов чыгыш ясады.
«Мин сезне күрүемә шатмын. Быел конкурсантлар да бик күп, биремнәр дә җиңелләрдән түгел иде. Әмма конкурсантлар җиңү теләге белән, әзерлекле килгәннәр. Киләсе елда сезне тагын да зуррак составта көтәбез!» - диде Булат Камалов.
Конкурс йомгаклары буенча «Иң яхшы агроном» номинациясендә 1 нче урынны - Рүзил Зәкиев, 2 нче урынны- Илнар Ярмиев, 3 урынны Марина Михайлова алды.
«Иң яхшы инженер-механик» номинациясендә 1 нче урынны - Илнар Гиниятов, 2 нче урынны - РафисБәдертдинов, 3 нче урынны Динар Әгълиев алды.
«Иң яхшы механизатор» номинациясендә 1 нче урынны Риналь Әгълиев, 2 нче урынны - Рафаэль Ганиев, 3 нче урынны Альберт Нотфуллин алды.
«Иң яхшы машина белән сыер саву операторы» номинациясендә 1 нче урынны - Гүзәлия Хәбибуллина, 2 нче урынны - Елена Антонова, 3 урынны Тамара Шулаева алды.
«Иң яхшы терлекче-бозау караучы» номинациясендә 1 нче урынны - Раилә Гарифуллина, 2 нче урынныТамара Сердюкова алды.
«Иң яхшы зоотехник» номинациясендә 1 нче урынны - Роберт Әхмәтҗанов, 2 нче урынны - РобертӘхмәтҗанов, 3 урынны Варвара Сухова алды.
«Иң яхшы ветеринария табибы» номинациясендә 1 нче урынны - Степан Шурмин, 2 нче урынны - МаратХәбибуллин, 3 нче урынны Гөлназ Камилова алды.
«Иң яхшы хисапчы-икътисадчы» номинациясендә 1 нче урынны - Фәяз Салаватуллин, 2 нче урынны - АлинәГәрәева, 3 нче урынны Алмаз Хәмәтшин алды.
Чара кысаларында шулай ук авыл хуҗалыгы һөнәрләренең абруен күтәрергә юнәлдерелгән «Агрокласс» проектын гамәлгә ашыру буенча фикер алышу булды, әлеге проект турында видеороликлар күрсәтелде. Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы АПКның яшь белгечләре сорауларына җаваплар бирде. Моннан тыш, «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасының иң яхшы район бүлекчәләре рәисләре Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
«Миңа бу мәсьәләнең торышы ошады, ул – иҗади. Без бергә көчле, сез - Татарстан авыл хуҗалыгының ышанычлы киләчәге», - дип төгәлләде очрашуны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.