Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының “Күңгәр” авыл хуҗалыгы җитештерү комплексында яңа терлекчелек комплексы төзелде

2015 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының Күңгәр” авыл хуҗалыгы җитештерү комплексында 500 баш эре терлеккә исәпләгән яңа торак төзелде. Торакның озынлыгы - 192 метр. Терлекчелек комплексы заманча технологияләргә нигезләнеп төзелгән. Монда бозаулый торган терлекләр, таналар тәрбияләнәчәк. Каплатырга әзерләнә торган таналар, сөт ташлаган сыерлар да шунда булачак. Бозаулар өчен бокслар, ашату өчен дә аерым урыннар каралган. Терлекләр өчен идәннәренә калын итеп аслык җәйгәннәр. Маллар биредә иректә йөреп, теләсәләр чыгып ашый да алалар икән, чөнки капкалар ачык.

Хуҗалык башлыгы Илнар Галиәхмәтов әйтүенчә, яңа комплекста терлекләрне дүрт кеше караячак.

Әлеге бина янәшәсендә заманча технологияләр белән тагын бер комплекс төзелеп килә, анда 3 айга кадәрге бозауларны тотачаклар. Авыл хуҗалыгы җитештерү комплексы җитәкчесенең киләчәккә планнары зурдан – эре мөгезле терлекләр санын – 2 мең башка, ә савым сыерларын 800 башка җиткерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International