Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының «Архангельское» КФХ сөт җитештерү күләмнәрен арттырды

2015 елның 30 октябре, җомга

Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының«Архангельское» КФХ ҖЧҖ көн саен 3,5 тоннага якын сөт сата. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 400 килограммга (15%ка) артыграк.

«Хуҗалыкта барлык участокларда квалификацияле кадрлар эшли. Быел терлекчелек комплексларына ремонт ясалды, ике сыер абзарында сөтүткәргеч урнаштырылды, азык тарату җайланмасы эшли - болар барысы бергә терлекчеләрнең эшен җиңеләйтте. Хәзер аларның биналарны чистартырга, терлекләрне карарга вакытлары күбрәк кала», - дигән мәгълүмат бирде КФХ башлыгы Татьяна Белоглазова.

Хуҗалык үзен азык бклән тулысынча тәэмин итте, кышкы чорга терлекчелек биналарына күчәр алдыннан кирәк кадәр коры һәм сусыл азык запасы ясалды.

«Хәзер терлекләрне кышкы рацион буенча ашатабыз. Катнаш азык составында печәнсалам, кукуруз, рапс,кукуруз силосы бар — болар барысы бергә ваклана, һәр сыерга кимендә 25 кг азык бирелә. Савым сыерларга тагын бер сыерга кимендә 3 кг исәбеннән ашлык фуражы да өстәп бирелә», - дип сөйләде хуҗалыкның баш зоотехнины Алексей Кучинский.

Хуҗалыкта 1000 баштан артык эре мөгезле терлек исәпләнә, шулардан 300 баш савым сыерлар. Бүген 1сыердан уртача көнлек савым 12 килограммнан артыграк тәшкил итә. Ферма мөдире Сергей Старов әйтүенчә,көзге чордан күчкәннән соң хуҗалыкта сыерларның продуктивлылыгы артачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International