Бүген Казанда “Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү” проекты кысаларында эшкуарлар Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән очраштылар. Әлеге чираттагы очрашу Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуаралар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов тарафыннан оештырылды.
Бүгенге чарада 100дән артык эшкуар катнашты.
"Авыл хуҗалыгы темасы “Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү” проекты кысаларындагы барлык безнең очрашуларда иң актуаль тема булды һәм шулай булып кала да. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашулар уздырганда да, икътисад министры белән очрашканда да авыл темасы читтә калмый. Безнең актив фермерлар һәр очракта да бу тармакка кагылышлы сорауларны бирми калмыйлар", - дип билгеләп үтте журналистлар белән әңгәмәсендә Тимур Нагуманов.
Бүген ике сәгать буе “ачыктан-ачык сөйләшү” барышында бер үк вакытта берничә тема күтәрелде. Эшкуарларның үзләренең әйтүенә караганда, аларны барыннан да бигрәк субсидияләү, авыл бизнесменнарының инициативаларын кызыксындыру чаралары борчый.
"Төп проблема - акча. Безнең авыл кешеләренең, инвесторларның, фермерларның, авыл эшкуарларының эшчәнлеге, һичшиксез, дәүләт ярдәменә мохтаҗ. Бу бүген төп проблема. Әмма без хәл итү юлларын бергәләп эзлибез", - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.
Авыл эшкуарларының сорауларына җавап биргәндә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, Татарстанда бүген авыл хуҗалыгына җитди ярдәм күрсәтелә, шул исәптән республика бюджетыннан да, диде. Фермер хәрәкәтенең инициативасына, авылда эшкуарлык активлыгына, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга республикада зур игътибар бирелә, шул ук вакытта кирәкле барлык акчалар да бүлеп бирелә, дип өстәде ул.
Әмма эшкуарларны бүген лизинг программасы гына түгел ә фермер хуҗалыкларын субсидияләү проблемалары да борчый. Сорауларның шактый өлеше авыл хуҗалыгы продуктларына сатып алу бәяләренә, авыл хуҗалыгын техник модернизацияләүгә (газ-мотор техникасын куллануга кертү, суыткыч җайланмасы куелган транспорт техникасы сатып алу өчен финанс ярдәменең зарурлыгы һ.б.), фермер хуҗалыкларының инфраструктурасын үстерүгә (мәс., ашлык саклагычларны арттыруга, терлекләр сую өчен өстәмә урыннарбулдыруга ярдәм итү) кагылышлы иде.
Һәр сорау буенча эшкуарлар канәгатьләнерлек җаваплар алдылар. Конкрет хуҗалыкларның бер очрашуда гына хәл ителмәслек проблемалары буенча Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры аларны үзенең урынбасарларына һәм бүгенге очрашуда катнашучыларга контрольгә алырга кушты.
"Безнең өчен мондый очрашулар яңалык түгел. Без ел саен фермерлар Съезды үткәрәбез, ике елга бер мәртәбә безнең фермерларны, авыл эшкуарларын борчыган сораулар буенча түгәрәк өстәлләр үткәрәбез. Моннан тыш, без Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән бергә ел саен муниципаль районнар башлыклары һәм барлык авыл җирлекләре башлыклары катнашында көн кадагындагы мәсьәләләр буенча очрашулар уздырабыз", - дип ассызыклады Марат Әхмәтов.
Аның сүзләренә караганда, күпчелек мәсьәләләр мөмкин кадәр оператив хәл ителә. Әмма һәрьяктан җентекләп өйрәнерелергә тиешле проблемалар да бар. Аларны хәл итү кыенрак, шулай да, ахыр чиктә, андыйлар да хәл ителә. Шуңа бәйле рәвештә, министр фикеренчә, Татарстан бизнесы буенча хакимият белән күзгә-күз очрашып сөйләшү бүген бик мөһим, чөнки һәр проблемалы вәзгыятьне бергәләп хәл итү җиңелрәк.
Исегезгә төшерәбез, “Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү” проекты узган елдан башлап даими гамәлгә ашырыла. Шуннан бирле 16 очрашу булды. Бизнес вәкилләре Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев белән, Александр Груничев (ФАСның Татарстан Республикасы буенча идарәсе), Марина Патяшина (Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы идарәсе), Артем Сидоров (Татарстан Республикасы Экология министрлыгы) һәм башкаларбелән очраштылар.
Проект бизнес буенча уннарча проблеманы хәл итәргә ярдәм итте. Татарстан Республикасының бизнес-омбудсмены сүзләренә караганда, әлеге практика алга таба да дәвам итәчәк. Бизнес һәм хакимият очрашуы якын арада тагын булачак.