Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “Татарстан Республикасының милли сәүдә маркасы” фестиваль-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2015 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “Татарстан Республикасының милли сәүдә маркасы” I Республика фестиваль-конкурсында "Казылык" (ит продукциясе) номинациясе буенча җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Илсур Сафиуллин катнашты.

Тантананы Марат Әхмәтов ачты.

"Фестиваль уңышлы узды. Аның форматы да бик уңышлы сайланган иде, җитештерүчеләр конкурста бик теләп катнаштылар һәм киләчәктә бу юнәлшне үстердә үзләренең теләкләрен белдерделәр", - дип билгеләп үтте министр.

Ул, республикада мондый конкурслар даими үткәреләчәк, дип белдерде ул һәм җиңүчеләргә үз товарларын базарларга чыгаруда уңышлар теләде. "Татарстанның маркасын төшермәскә кирәк", - диде Марат Әхмәтов.

Аннары “Татарстан Республикасының милли сәүдә маркасы” I Республика фестиваль-конкурсындаҗиңүчеләрне бүләкләү тантанасы башланды.

Казан” агросәнәгать паркы” ААҖ базасында 10 октябрьдә үткәрелгән фестивальдә үзебезнең итләрне эшкәртүче 20дән артык җитештерүче катнашты. Конкурс барышында жюри һәм тамашачылар “Пешерелгән казылык әйберләре”, “Ысланган казылык әйберләре”, "Деликатеслар" һәм "Иттән ярымфабриклар"категорияләре буенча ит продукциясенең 35 үрнәгенә бәя бирделәр.

Конкурста “Пешерелгән казылык әйберләре” категориясендә дәрәҗә дипломнар белән "Пестречинка" ҖЧҖ «Докторская» казылыгы өчен, "Алабуга ит-консерв комбинаты" ААҖ – сыер итеннән пешерелгән "Говяжья" "Хәләл" казылык өчен, ю/с ГОСТ буенча һәм "Чаллы-Бройлер" ҖЧҖ – тавык итеннән әзерләнгән "Хлеб аппетитный с сыром" (Сырлы казылык) продукциясе өчен бүләкләнделәр.

Ысланган казылык әйберләре” категориясендә I дәрәҗә дипломнарга түбәндәгеләр лаек булды: «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ – югары сортлы "Бородинский" сервелаты өчен, "Рамай" ФХ” ҖЧҖ – ысланган үрдәк өчен, "Зәй ит комбинаты" ҖЧҖ – ярымысланган "Российский" сервелаты һәм "Чаллы-фуд" ҖЧҖ – "Кремлевская" тавык итеннән ысланган күкрәк ите.

"Деликатеслар" категориясендә дәрәҗә диплом белән «Пестречинка» ҖЧҖ  «Казылык» продукциясе өчен бүләкләнде.

"Ярымфабрикатлар" категориясендә дәрәҗә дипломнарга түбәндәгеләр лаек булды: "Рамай" ФХ” ҖЧҖ – үрдәк итеннән субпродуктлар һәм ярымфабрикатлар өчен, "Алабуга ит-консерв комбинаты" ААҖ – "Говяжья" "Хәләл" сосискалар өчен, "Чаллы-Бройлер" ҖЧҖ  вакуумлы төргәктә әзәерләнгән бройлер-чебиләр түшкәсе, ветчина һәм сыр катнаштырылган нагетслар, "Дарницкие" һәм яшел үләннәр белән аккупатлар өчен.

Конкурста катнашкан тагын башка предприятиеләрнең продукциясе дә II һәм III дәрәҗә дипломнар белән һәм тамашачылар хуплавын яулаган призлар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International