Бу атнада Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Альвидино авылында Муллагалиеа А.Р. гаилә фермасы эшли башлады. Әлеге ферма 100 сыерга исәпләнгән.
Районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре билгеләп үткәнчә, гаилә фермасындагы бөтен җитештерү процессы механикалаштырылган һәм төгәл җайга салынган.
Бүгенге көндә монда һәр сыердан тәүлеккә уртача 16 килограмм сөт савалар.
Республиканың Питрәч районында барысы 12 гаилә фермасы бар, аларның муниципаль районда терлекчелек продукциясен җитештерү күләмнәрен арттыруга керткән өлешләре гаять зур.