Министрлыкта агросәнәгать комплексында иҗтимагый советларның роле турында фикер алыштылар

2026 елның 5 июне, җомга

Министрлыкта министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә иҗтимагый советларның үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләренә багышланган эшлекле очрашу узды. Чарада Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет җитәкчесе Андрей Бодин, министр урынбасары Дмитрий Яшин, кадрлар бүлеге башлыгы Лилия Хуҗина һәм «Казан дәүләт аграр университеты» югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең Икътисад һәм җитештерүне оештыру кафедрасы профессоры, Иҗтимагый совет рәисе Николай Якушкин катнаштылар. Иҗтимагый совет әгъзалары арасында шулай ук «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Миләүшә Заһидуллина да бар иде.

Очрашу барышында яклар иҗтимагый советлар эшен планлаштыруның һәм оештыруның төп аспектлары турында фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклашуга һәм иң яхшы тәҗрибәләргә аерым игътибар бирделәр. Фикер алышуның иң мөһим темаларыннан берсе - республика һәм федераль дәүләт бүләкләренә бәйле мәсьәләләр булды. Катнашучылар бүләкләүгә кандидатлар тәкъдим итү критерийларын һәм процедураларын карадылар, шулай ук агросәнәгать комплексында эшләүнең абруен күтәрү чаралары турында фикер алыштылар. 

Ленар Гарипов авыл хуҗалыгында ачык һәм нәтиҗәле идарә итү системасын булдыруда иҗтимагый советларның әһәмиятле ролен билгеләп үтте. Ул, җәмәгатьчелек белән аралашу мөһим карарлар кабул иткәндә гражданнар фикерен исәпкә алырга мөмкинлек бирә һәм хакимият органнарына ышанычны арттырырга ярдәм итә, дип ассызыклады.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International