2015 елның 30 октябрендә Татарстан Республикасы АПКсының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» дигән һөнәри осталык конкурсы үткәрелә. состоится конкурс профессионального мастерства «Лучший Чара ике этапта үткәрелә һәм ул Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә һәм Казан дәүләт аграр университетында узачак.
Конкурс иң яхшы яшь хезмәткәрләрне ачыклау, аларга ярдәм итү, шулай ук тармак хезмәтчәннәренең һөнәри осталыгын арттыру һәм авыл хуҗалыгы һөнәрләренең абруен күтәрү максатында үткәрелә.
Конкурста 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге, һөнәре буенча кимендә бер ел эш стажы булган, билгеләнгән тәртиптә гариза биргән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгының яшь хезмәткәрләре катнаша ала.
Җиңүчеләр түбәндәге номинацияләр буенча ачыкланачак: «Иң яхшы инженер-механик», «Иң яхшы агроном», «Иң яхшы хисапчы-икътисадчы», «Иң яхшы механизатор», «Иң яхшы ветеринария табибы», «Иң яхшы машина белән сыер саву операторы», «Иң яхшы зоотехник», «Иң яхшы терлекче-бозау караучы».
Барлык призерлар да дипломнар белән, чит илдә һөнәри стажировка мөмкинлеге белән һәм 1, 2, 3 нче урыннарга 10, 8, 6 мең сум күләмендәге сертификатлар белән бүләкләнәчәк. Призлы урыннарны алмаган катнашучыларга конкурста катнашу турында диплом һәм 2000 сум кызыксындыру призы биреләчәк.
31 октябрьдә 10.00 сәгатьтә Игенчеләр сараенда (1 нче кат, актлар залы) Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында әлеге конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булачак.
Конкурсны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе»нең төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә уздыра.
Өстәмә мәгълүматны (843) 221-75-97 телефоны аша алырга мөмкин.