Казанда татар-башкорт милли спорт төре – «Көрәш» буенча республика ярышлары узды

2015 елның 27 октябре, сишәмбе

Казанда «Ак Барс» Бердәм көрәш сараенда 2015 елның 22-24 октябрендә милли татар-башкорт спорт Көрәше буенча ХХ республика шәхси команда ярышлары узды. Ярышлар Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган иде һәм алар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына үткәрелде.

Чараны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан Республикасының «Көрэш» Федерациясе һәм Татарстан Республикасының «Уңыш» физкультура-спорт җәмгыяте белән берлектә оештырдылар.

Ярышларда 55 команда катнашты — гомуми көрәшчеләр саны - 328 иде.

Һәр авырлык категориясендә 1 нче, 2 нче, 3 нче урыннарны алган катнашучылар кыйммәтле призлар, истәлекле кубоклар, чемпион тасмасы (1 нче урын өчен), медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.

1 нче урыннан алган команда күчмә кубок, диплом белән бүләкләнде. 2 нче һәм 3 нче урыннарны алучылар дипломнар белән бүләкләнделәр.

60 кг авырлык категориясендә 1 нче урынны - Рузил Ганиев (Әлмәт районы), 2 нче урынны - Динар Кәримов (Зәй районы), 3 нче урынны Нәфис Миңнебаев (Биектау районы) алды.

70 кг авырлык категориясендә 1 нче урынны - Азат Нурмөхәммәтов (Әгерҗе районы), 2 нче урынны - Артур Зөлкарнәев (Теләче районы), 3 нче урынны Артур Җиһаншин (Тукай районы) алды.

80 кг авырлык категориясендә 1 нче урынны - Илмир Төхвәтуллин (Әгерҗе районы), 2 нче урынны - Ренас Кәлимуллин (Менделеевск районы), 3 чне урынны Илдар Гиниятуллин (Теләче районы) алды.

90 кг авырлык категориясендә 1 нче урынны Ришат Гайнетдинов (Минзәлә районы), 2 нче урынны - Эльдар Хәмитов (Актаныш районы), 3 нче урынны Ринат Хәйретдинов (Балтач районы) алды.

100 кг авырлык категориясендә 1 нче урынны Айвар Билалов (Әлмәт районы), 2 нче урынны - Раил Нургалиев, 3 нче урынны Илдар Мараков (Теләче районы) алды.

130 кг авырлык категориясендә 1 нче урынны Лениз Абдуллин (Кама Тамагы районы), 2 нче урынны - Рөстәм Мухамов (Әлмәт районы), 3 нче урынны Фердинанд Вәлиев (Балтач районы) алды.

130 килограммнан авыррак категориядә 1 нче урынны - Ильяс Галимов (Әлмәт районы), 2 нче урынны - Марат Мөхәммәтҗанов (Түбән Кама районы), 3 нче урынны Сергей Павлик (Зәй районы) алды.

Команда ярышларында 1 нче урында - Әлмәт районы, 2 нче урында - Теләче районы һәм 3 нче урында - Әгерҗе районы командалары.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International