2015 елның 24 октябрендә Сарман аграр көллиятендә яшь комбайнчылар арасында «Хезмәт кешесенә дан» 7 нче республика конкурсына йомгаклар ясалды һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Конкурска йомгаклар ясауда һәм җиңүчеләрне бүләкләүдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-тиөлек сәясәте рәисе Таһир Һадиев, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының авылны социаль үстерү буенча урынбасары Марат Җәббаров, «Татарстан» ДТРК директоры урынбасары Лилия Галимова, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Наил Хәмидуллин, Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе Ләис Нуртдинов, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе нең бүлек башлыгы Рәшид Баһаутдинов, Казан дәүләт аграр университетының Механизация һәм техник сервис институты директоры Сергей Яхин һәм башкалар катнаштылар.
Әлеге конкурсны оештыручыларның инициаторлары, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе ярдәмендә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы, «Татарстан”»ДТРК булдылар.
Сарман аграр көллиятенә конкурсның сайлап алу турын узган 30 яшькә кадәрге унбиш комбайн экипажы җыелды. Теоретик белемнәрен һәм практик күнекмәләрен күрсәткәннән соң, егетләрнең иң осталары билгеләнде.
Конкурс шартлары буенча яшь комбайнчылар иң элек теоретик сорауларга җавап бирергә тиеш булдылар. Аннары – комбайннарга техник хезмәт күрсәтү буенча практик өлеш.
Конкурс нәтиҗәләре суктырылган ашлык күләменнән, тест сорауларына җаваплардан, практик күнекмәләрне һәм осталыкларны бәяләүдән чыгып билгеләнде.
Яшь комбайнчыларның «Хезмәт кешесенә дан» республика телевизион конкурсында беренче премияне Сарман муниципаль районының «Сарман» ҖЧҖеннән Рамил Агелтдинов алды. Икенче урынны Буа муниципаль районының «Кыят» ААҖеннән Александр Грачев алды, өченче урынга Азнакай муниципаль районының «Стәрле» ҖЧҖеннән Амур Хәсәншин лаек булды.
Аерым эшләрне башкаруда югары нәтиҗәләр кхрсәткән катнашучылар номинацияләр буенча бүләкләнделәр. Иң яшь комбайнчы буларак, Чирмешән егете Марсель Әхмәтвәлиевкә республика аграр берләшмәсенең истәлек бүләге тапшырылды. «Иң стажлы комбайнчы» дип Актаныш муниципаль районыннан Динар Хәйдәров танылды. Ул «Бердәм Россия» сәяси партиясенең төбәк бүлекчәсе бүләгенә лаек булды. «Рекордлы ашлык» суктыру буенча Зәй муниципаль районыннан Артур Сафин бүләкләнде. Кама Тамагыннан килгән Илнар Хәмидуллин «Иң яхшы теоретик белем»гә ия дип табылды. Теләче муниципаль районыннан Фәрит Вәлиев «Иң яхшы практик белем»гә ия дип танылды.
Конкурста катнашучыларның барысы да Казан аграр университетына керергә юллама – сертификатлар алдылар.