Узган атнада 2015-2016 елларда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының хуҗалык субъектларында терлекләрнең кышлавын оештыру, терлекчелек продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру, терлекләрнең баш санын саклап калу һәм арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәләре булып узды.
Исегезгә төшәерәбез, әлеге чара 19 октябрьдә - Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районында, 20 октябрьдә - Биектау, 21 октябрьдә - Азнакай, 22 октябрьдә - Сарман, 23 октябрьдә - Мамадыш, 24 октябрьдә Алексеевск муниципаль районнарында булды.
Семинарларда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, баш ветеринария табиблары һәм башкалар катнашты.
Семинар-киңәшмәләрнең пленар уырышларында Нәҗип Хаҗипов октябрь башына терлекчелектәге үсеш буенча хуҗалыклар эшчәнлекләренең нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде, эре мөгезле терлекләр саны кимегән авыл хуҗалыгы предприятиеләренең хаталарын күрсәтеп китте, сөт җитештерү күрсәткечләренә җентекләп тукталды, сөт җитештерүне киметкән бүлекчәләрне санап китте. Нәҗип Хаҗипов тулаем савымның кимүенә карата чагыштырма анализ ясады, инвестиция компанияләре агрофирмаларында терлекчелекнең продуктивлылыгына һәм терлекләрне ашатуда эшкәртү сәнәгатеннән калган продуктларның кулланылуына тукталды. Терлекләрне кышка күчерү мәсьәләләре буенча фикер алышынды.
Сарман муниципаль районында семинарда катнашучылар «Сарман» агрофирмасы ҖЧҖнең Кавзияк терлекчелек комплексында яшь терлекләргә, ветеринария-санитария чараларына, буазлыкны иртә диагностикалауга, маститны профилактикалауга кагылышлы мәсьәләләрне карадылар, яңа эш ысуллары белән таныштылар.
Мамадыш муниципаль районында семинарда катнашучылар «Мамадышпродкорпорация» ҖЧҖнең товар-сөтчелек фермасында терлекләрне ашату һәм карау шартлары белән таныштылар, тоякларны эшкәртү, маститка тикшерү мәсьәләләрен карадылар, ясалма аталандыру пунктында булдылар.
Алексеевск муниципаль районында семинарның практик өлеше «Красный Восток-Агро» ААҖнеңАлексеевск филиалы терлекчелек комплексында узды. Терлекчеләр терлекләрне ашату технологиясе, сыерларны карау һәм саву шартлары белән таныштылар, яшь бозауларга, сыерларга җылы су эчертүне оештыру, сөт блогының эше, сөт лабораториясе белән таныштылар.
Уздырылган чараларның максаты - Татарстан Республикасы АПК оешмаларына терлекләрне кышка әзерләүне оештыруда, импортны тизләтелгән алыштыру шартларында тармакны үстерү бурычларын гамәлгә ашыруда, инновацион технологияләр кулланып, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген һәм конкуренциягә сәләтлелеген арттыруда практик ярдәм күрсәтү.